Алабуга нуры

Алабуганың Төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе автопаркы яңа техника белән тулыланды

“Төзекләндерү” МУПка яңа техника – ПУМ-15 себерү-җыештыру машинасы кайтты.

“Төзекләндерү” МУП хәбәр иткәнчә, ПУМ-15 себерү-җыештыру машинасы шәһәр юлларын һәм тротуарларны, автострадаларны, мәйданнарны, асфальт һәм цемент-бетон өслекле аэропорт юлларын, шулай ук лоток зоналарын һәм агынты канауларны тузаннан, комдан, вак таштан, яфраклардан, чүп-чардан чистарту өчен билгеләнгән. Хәзер Алабуга урамнары тагын да чистарак булырга тиеш.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: