Алабуга нуры

Алабуганың яшь боксчысы җиңү яулады

Боксчылар акчалата премияләр һәм призлар белән бүләкләнде.

20 март көнне Яр Чаллы шәһәрендә Татарстан Республикасы ир-атлар җыелма командасы һәм Ульяновск өлкәсенең бокс буенча җыелма командасы арасында бокс буенча матч очрашуы узды. 

ТР җыелма командасы составында Алабуга егете, 2 нче спорт мәктәбе укучысы Ренат Хәйруллин, Димитровградтан спорт мастеры Андрей Потемкинны җиңеп ышанычлы җиңү яулады. 

Боксчылар акчалата премияләр һәм призлар белән бүләкләнде. Тренерлар: Максютин Александр һәм Бариев Рамил.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: