Алабуга нуры

Алабуганың Үзәк китапханәсендә һәм Мәдәният йортында район газеталарына язылырга була

Шәһәр Мәдәният йортында һәм Үзәк китапханәдә газетага язылу 4 июньдә оештырылачак.

Газеталарга бу җомгада, 4 июньдә, Үзәк китапханәдә сәгать 9.00дән 12.00гә кадәр, шәһәр Мәдәният сараенда 13 сәгать 30 минуттан сәгать 15.00гә кадәр язылырга мөмкин.Редакциядән, Мәдәният сараеннан яисә Үзәк китапханәдән алырлык итеп ярты елга язылу бәясе — 460 сум.

Шулай ук 7 июньдә 2021 елның икенче яртыеллыгына «Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» газеталарына язылу ункөнлеге башлана. 7сеннән 17 июньгә кадәр район газеталары «Алабуга нуры» һәм "Новая Кама"га ташлама белән язылып була. "Алабуга нуры"ның бер данәсен өйгә китертү — 724 сум 80 тиен тора. "Новая Кама"ныкы — 768 сум 36 тиен. 
реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: