Алабуга нуры

Алабуганың иске өлешендә спорт йорты булачак

Бу турыда Алабуга районы башлыгының җирле спортчылар белән очрашуында сөйләштеләр.

Сүз урындагы спорт проблемалары турында барды. Мәсәлән, очрашуда 4нче мәхәлләдә чаңгы базасы өчен аерым бина кирәклеге күтәрелде. Кикбоксерлар да үзләренә аерым бина сорый. Хәзергә алар 3нче мәктәптә шөгыльләнә. Мәгариф идарәсе начальнигы Ривал Зарипов сүзләренчә, мәктәп - барыннан да элек уку йорты ул. Анда чит-ятлар килү - иминлек кагыйдәләрен тупас бозу.

Очрашуда соңгы проблеманы алай да чиштеләр: кикбоксерларга Үзәк стадионның трибуна асты бинасын бирергә карар кылдылар. "Хәзер монда "Шәфкатьлелек планетасы» җәмгыяте балалары шөгыльләнә, ләкин алар күченергә җыена. Бина алардан бушау белән, без аны спортчыларга бирәчәкбез",- диде яшьләр һәм спорт эшләре буенча идарә начальнигы Александр Крылов. "Аларга анда шартлар да яхшырак булачак: чөнки душ бүлмәләре бар, шәһәрнең барлык спорт объектларына якынлыгын да истәтотыйк",- дип өстәде район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Константин Макаров.

Очрашуда күтәрелгән күп кенә проблемалы мәсьәләләр урында хәл ителә барды: район башлыгы телефоннан бер чылтырату белән кыенлыкларны чишү юлларын тапты. Дөрес, барлык очракта да проблемалар җиңел генә хәл ителде дип булмый, аларның байтагына вакыт кирәк.

Спорт корылмалары саны буенча Алабуга - республикада лидерларның берсе. Ләкин аларның күбесе шәһәрнең өске өлешендә урнашкан, ә аскы өлештә алар - берән-сәрән генә. Район башлыгы кул астында эшләүчеләргә калабызның тарихи өлешендә яшәүчеләр өчен Спорт йорты төзү проектын әзерләү бурычын йөкләде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 май 2018 - 16:57
    Алыштырып та, кайтарып та була Кибеттән алынган әйберне уйлаганча тиз генә алыштырып бирмиләр.
    19
    0
    0
  • 22 май 2018 - 15:18
    Росреестр күршеләр белән дуслашырга ярдәм итә Бакчада барлыкка килгән проблеманы хәл итер юллары турында Татарстан Росреестр хезмәткәре Аделя Хазеева сөйләячәк.
    22
    0
    0
  • 22 май 2018 - 15:12
    ЯЗЫЛЫРГА АШЫК! 2018 елның II яртыеллыгына “Алабуга нуры” һәм “Новая Кама” газеталарына язылу башланды.
    18
    0
    0
  • 22 май 2018 - 15:00
    Киңәшле эш таркалмас Алабугада беренче тапкыр шәһәр күләмендә ата-аналар җыелышы булды. Анда ике йөздән артык кеше катнашты. Алар арасында җәмәгать оешмалары, мәктәп һәм балалар бакчаларының ата-аналар комитеты вәкилләре бар иде.
    27
    0
    0
  • 22 май 2018 - 14:58
    18 майда Халыкара Музейлар көне үтте. Музей-тыюлык хезмәткәрләре Ленин мәйданында Музейлар көненә багышланган бәйрәм үткәрде.
    21
    0
    0
  • 22 май 2018 - 11:39
    Бүләкләделәр Бүген шәһәр киңәшмәсен Геннадий Емеләянов бүләкләүдән башлады
    31
    0
    0
  • 19 май 2018 - 12:31
    Бүген "Игътибар мотоциклист" Бөтенроссия акциясе үтә. "Төнге бүреләр" һәм мотоклуб әгъзалары акция кысаларында автомобиль йөртүчеләргә листовкалар таратты.
    34
    0
    0
  • 17 май 2018 - 17:27
    БАЛАЛАРГА ТАМАША 18 майда Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегендә “Музейлар көне – безнең бәйрәм” дип аталган сәхнәләштерелгән тамаша булачак.
    43
    0
    0
  • 23 октябрь 2017 - 14:24
    Защити себя!
  • 22 май 2018 - 11:39
    Бүләкләделәр Бүген шәһәр киңәшмәсен Геннадий Емеләянов бүләкләүдән башлады
    31
    0
    0
  • 22 май 2018 - 15:00
    Киңәшле эш таркалмас Алабугада беренче тапкыр шәһәр күләмендә ата-аналар җыелышы булды. Анда ике йөздән артык кеше катнашты. Алар арасында җәмәгать оешмалары, мәктәп һәм балалар бакчаларының ата-аналар комитеты вәкилләре бар иде.
    27
    0
    0
  • 22 май 2018 - 15:18
    Росреестр күршеләр белән дуслашырга ярдәм итә Бакчада барлыкка килгән проблеманы хәл итер юллары турында Татарстан Росреестр хезмәткәре Аделя Хазеева сөйләячәк.
    22
    0
    0
Ночной режим