Алабуга нуры

Алабуганың Татар иҗтимагый үзәгендә Корбан ашы үтте

1989 елдан башланган эшчәнлеген Алабуга татар иҗтимагый үзәге бүген дә дәвам итә. Милли мәдәниятне үстерү, туган телне саклап, аны чын мәгънәсендә дәүләт теле итү, яшь буынга әхлакый тәрбия бирү мәсьәләләрен хәл итүдә башлап йөргән шушы оешма тырышлыгы белән шәһәрдә татар балалар бакчалары, гимназияләр ачылды, милли-мәдәни бәйрәмнәребез, йолаларыбыз кире кайтты, яңарды.

"Алабуга нуры" газетасы да шул нигездә барлыкка килде. 1990 елларда шәһәр мәгариф идарәсенең милли бүлеге һәм ТИҮ катнашында үткән һәр эштә татар рухын күтәрергә тырышу сизелеп торды. Үзгәртеп корулар башлангач, илдә яшь буынны тәрбияләүгә җитди игътибар бирүче оешмалар бетүгә бик борчылган заманнар иде. Тормышыбызда кыйбла кирәген күпләр шул вакытта аңлады. Татар иҗтимагый үзәге вәкилләре Алабугада мәчетләр торгызу эшендә дә башлап йөрделәр, чөнки элек-электән мәчет-мәдрәсәләр халкыбызда дини һәм әхлакый тәрбия үзәге булган.

Һәр чәршәмбедә сәгать кичке биш тулуга, шәһәрнең татар иҗтимагый бүлегенә ашкынып килүчеләр бүген дә милләт язмышын кайгыртып йөри. Бу атнада анда очрашудан соң Корбан бәйрәме уңаеннан аш мәҗлесе үтте. Җәмигъ мәчетенең имам-хатыйбы Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов һәм шулай ук Галимҗан хәзрәт Җәгъфәров дога һәм вәгазьләр укып, бик күп рәхмәтләр кабул итте. Хәлим хәзрәт үзәк эшчәнлегенә уңай бәя бирде, аның бүгенге көндә дә эшләве әһәмиятле, кирәкле гамәл булуын әйтте. ТИҮ җитәкчесе Рәфикъ ага Мәхмүдов корбан итеннән өлеш чыгарган һәм матди ярдәм күрсәткән мәчет әһелләренә һәм башка шәһәрдәшләргә, мул табын хәстәрләүгә булышлык иткән "Промбаза" кибетләре, 6 нчы мәхәллә базары, "Алабуга сөте" җәмгыяте, "Эра" кибетенә рәхмәт белдерде. Иҗтимагый үзәк оешканнан бирле һәр эштә актив катнашып йөрүче Фәридә апа Миңнебаева, Сания апа Сафиуллина, Гөлсем апа Җаббарова бу көнне барысын да тәмле аш, бәлешләр белән сыйлады.

Октябрь аенда татар милләте Хәтер көнен билгеләп үтә, гаепсез кыелган җаннарның рухына дога кыла. Актив җәмәгать эшлеклесе Фирдәвес Хуҗин шул турыда сүз кузгатты. Ул башкала мәйданында үтүче чараларда ел да катнаша. Элеккеге кебек, автобуслар белән барып кайту мөмкинлеге юк, шуңа күрә ул теләгән кешеләрне үз машинасында алып барырга әзер. Иҗтимагый үзәкне борчыган мәсьәләләр җитәрлек. Шуның берсе - күңелне иң әрнетеп торганы - Тукайга куелган һәйкәл язмышы. Инде төзелеп беткәч тә, ачыла алмый тора. Бөек Тукайның йөзен халыкка ачып бирә алмау, инде әзер сынны ни гомердән бирле төреп-томалап тоту - телне киртәләп куйган кебек. Милли тел байлыгын дөньяга таратучы иҗаты белән танылган шагыйрь рухын рәнҗетмәскә иде. Башлаган эш кайчан ахырына җитәр икән?

Зөлфия ПРИМАКОВА

Фотога язу: Сулдан уңга: Гөлсем Җаббарова, Фәридә Миңнебаева, Сания Сафиуллина

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: