Алабуга нуры

Алабуганы төзекләндерүгә быел 90 миллион сум акча киткән

Бу сумманың күп өлеше юллар һәм тротуарлар ремонтлауга тотылды.

Алабуганы төзекләндерү өчен быел 90 миллион сум акча бүлеп бирелде. Шәһәр башкарма комитетында Алабуга буенча барысы 20 чакрым арада юл полотносы һәм тротуарлар яңартылуы хакында сөйләделәр.
Моннан тыш, 2014 елда калада ике яңа светофор урнаштырылды һәм юл билгеләре яңартылды, шулай ук рус һәм татар зиратларында яңа койма барлыкка килде. Киләсе елга монда эшне дәвам итәргә вәгъдә бирәләр. Ә яңа чүп контейнерлары мәйданчыклары урнаштыру белән инде быелдан ук ныклап шөгыльләнәләр. Аларны 36 данә урнаштырдылар инде. Элек шәһәрдәге күп кенә чүп контейнерлары җитәрлек җиһазландырылмаганлыктан, көчле җил искән чакта, чүп-чар территория буйлап теләсә кай тарафка очып тарала иде.
Болардан тыш, Алабуга урамнарына әле тагын 40 ка якын өстәмә эскәмияләр куйдылар. Бу максатларга җирле казнадан җәмгысы 400 мең сумнан артыграк акча бирелде. Өстәмә эскәмияләр бала арбасы тартучы яшь әниләр һәм пенсионерлар үтенече буенча урнаштырылды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 21 февраля 2018 в 14:30
    Сәгать ярымлык ял 17 февральдә шәһәр мәдәният сараенда Татарстан Республикасы сәнгать осталары концерты булды.
    6
    0
    0
  • 21 февраля 2018 в 13:59
    Халыкара туган тел көне Халыкара туган тел көне, 21 февральдә бөтен дөньяда билгеләп үтелә торган бәйрәм буларак, 1999 елда ЮНЕСКОның генераль конференциясе тарафыннан игълан ителгән.
    6
    0
    0
  • 21 февраля 2018 в 13:39
    Авыл кешеләренә дәүләт ярдәмен ничек алырга? Фермерлык елдан-ел үсә һәм авыл кешеләре арасында популярлык ала бара. Бу гаҗәп түгел, чөнки дәүләт аларга грантлар белән ярдәм итә.
    7
    0
    0
  • 21 февраля 2018 в 11:31
    Ничек “кармакка” эләкмәскә Кичә Алабугада “Антинаркотик десант” төшерелде.
    6
    0
    0
  • 21 февраля 2018 в 11:10
    Халык белән бәйләнеш – уңышлы эш нигезе Сишәмбе Алабуга муниципаль районы Советының XXX сессиясе узды.
    8
    0
    0
  • 20 февраля 2018 в 08:19
    Көрәш – милләтебезнең йөзек кашы 15нче февральдән 17сенә кадәр Алабугада “Сабантуй” журналы призына 2002-2003нче елда һәм 2004-2005нче елда туган үсмерләр арасында көрәш буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды. Көрәштә Татарстан Республикасының 35 шәһәр һәм районнарыннан 500дән артык спортчы катнашты.
    14
    0
    0
  • 20 февраля 2018 в 08:17
    Кышкы кечкенә олимпиадалар гөрли Балачак – олылар тормышының кечкенә, әмма үзенчәлекле күчермәсе. Олылар дөньясы балаларга үрнәк, өлге булып тора. Юкка гына балалар олылар тормышыннан алынган үзенчәлекле дөнья тудырып, “сатучылы”, “әниле-кызлы”, “укытучылы” кебек уеннарны уйнамыйлар.
    15
    0
    0
  • 18 февраля 2018 в 21:21
    Татарстанның бакчачылык берләшмәләрен үстерүгә 150 миллион сум тотылган Республика программасында 20ләп районның бакчачылык берләшмәләре катнаша.
    28
    0
    0
  • 23 октября 2017 в 14:24
    Защити себя!