Алабуганың Үзәк китапханәсенә 100дән артык яңа китап кайтты
Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге шушы көннәрдә 100 дән артык яңа китап белән тулыландырылды. Кызык һәм бай эчтәлекле бу китаплар укучыларыбызның уку өстәлләрендә дә лаеклы урын алыр.
Китапларның берсе "Милләт аналары" дип атала, аның авторы Альта Мәхмүтова. Ул - тарихи-документаль һәм биографик җыентык. Бу басмада татар җәмгыятендә туган җәдитчелек идеологиясе нигезендә XIX-XX гасыр кисешендә хатын-кыз иреге өчен аяусыз көрәш башлаган, татар милләте үсешенә зур өлеш керткән берничә хатын-кызның тормыш юллары һәм эш-гамәлләре хакында сүз бара. XX гасырның беренче чирегендә татар җәмәгатьчелеге тормышында хатын-кыз мәсьәләсенең алгы планга чыгуы, хатын-кызлар хәрәкәтенең формалашуы сурәтләнә. Ул заманның алдынгы хатын-кызлары кемнәр соң ул? Болар арасында Акчуриннар нәселе хатын-кызлары: Зөһрә Акчурина-Гаспринская, Мәхбүбҗәмал Акчурина, Хәдичә туташ Акчурина; Маһруй Мозаффария, Мөхлисә Бубый, Ләбибә Хөсәения, Фатиха Аитова, Сара Шакулова, Фатыймаи-Фәридә.
"40 татар" китабы да татар җанлы укучының игътибарыннан читтә калмас. Татар халкының күренекле кырык шәхесенең биографиясен туплаган китап өч телдә дөнья күрде. Укучыларыбыз Йосыф Акчура, Батырша, Солтан Габәши, Исмәгыйль Гаспринский, Дәрдемәнд, Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри һәм башка шәхесләр белән тулырак таныша ала.
Яңа кайткан китаплар арасында Фәүзия Бәйрәмованың "Батырша явы" китабын да табарга була. Батырша хәзрәт - унсигезенче гасыр уртасында татар халкын милли азатлык көрәшенә күтәргән, империягә, басып алучыларга каршы җиһад игълан иткән, Россияне тетрәткән һәм чигенергә мәҗбүр иткән татар мулласы, милли каһарман. Бу китапта Батырша явының сәбәпләре һәм нәтиҗәләре ачык бәян ителә.
Фәнис Яруллин иҗатын үз итүчеләр өчен китапханә "Хәтер төпләрендә утлы күмер" китабын тәкъдим итә. 2013 елның җәендә язучы һәм шагыйрь Фәнис Яруллинның көндәлекләре китап булып басылып чыкты. Киң катлам укучыларга тәкъдим ителә торган бу китапка авторның аерым шәхесләргә, тормышка, дөньяда барган вакыйгаларга карата үз кичерешләрен, үз уй-фикерләрен чагылдырган көндәлекләре тупланган. Әлеге китапны ул үзе әзерләп, кереш сүзен дә язып калдырган.
Рафаил Төхфәтуллинның "Минем җаным китапларымда" исемле җыентыгы китапханәнең тагын бер бизәге. Рафаил Төхфәтуллин - татар әдәбиятында үз эзен калдырган, истә калырлык геройларын тудырган талантлы каләм ияләренең берсе. "Минем җаным китапларымда" җыентыгында әдипнең дөньяга карашын, күңел ярсуларын, хыял-өметләрен чагылдырган автобиографик язмалар белән бергә аның якыннары, дуслары, каләмдәшләре кулы белән язылган тәнкыйть мәкаләләре, хатирәләр, хатлар да тупланган.
"Равил Фәйзуллин: шәхес, иҗат, заман" җыентыгында Татарстан Республикасының халык шагыйре Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Равил Фәйзуллинның тууына 70 яшь уңаеннан үткәрелгән конференция материаллары тупланып бирелә. Аларда шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы,башка әдәбиятлар белән бәйләнеш мәсьәләләре, әсәрләренең идея-эстетик үзенчәлекләре, аларны башка телләргә тәрҗемәләре тикшерелә.
Китапханәгә килүчеләр язучы Мөсәгыйт Хәбибуллинның 5 томлык, Марсель Галиевның 6 томлык, Габдрахман Әпсәләмовның 5 томлык "Сайланма әсәрләр"е, Факил Сафинның "Гөлҗиһан", Зифа Кадырованың "Бәхеткә юл кайдан", Гөлсинә Галимуллинаның "Күгәрчен оя корганда" исемле яңа әсәрләрен дә таба алачак. Авторлар әлеге әсәрләрдә олы мәхәббәткә тугры калган, язмыш әзерләгән авырлыкларны акыл һәм сабырлык белән кичерә белүче образлар аша яшәү серләре турында уйланырга дәшә.
Раушания ВӘЛИЕВА
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
25 февраль 2021 - 09:45Алабугада фатирда янгын чыгу сәбәпләре ачыкландыЯнгында төтен белән агуланган бала үзәк район хастаханәсенә китерелә.3300
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.25100
-
22 февраль 2021 - 21:06Татарстанда коронавирустан 3 ир-ат һәм 1 хатын-кыз үлгән Пандемия башланганнан бирле 22 февральгә COVID-19дан үлүчеләр саны 320 кешегә җиткән.14400
-
22 февраль 2021 - 11:28Татарстанда 39 градуска кадәр салкыннар көтелә Аеруча 23 һәм 24 февральдә салкын булачак.14000
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!14000
-
22 февраль 2021 - 15:41Татарстан кешесе фамилиясен Президент дип алмаштырган 39 яшьлек хатын-кыз фамилиясен һәм исемен алмаштырган, хәзер паспорт нигезендә аны Россия Викторовна Президент дип атыйлар.13700
-
22 февраль 2021 - 10:30Алабугада янгын чыккан фатирда ир-ат гәүдәсе табылган Янгын сүндерүчеләр махсус битлек ярдәмендә югары фатирдан ике һәм дүрт яшьлек ике баланы саф һавага чыгарган.13400
-
23 февраль 2021 - 10:00Дөньядагы бар әтидән Яхшысыңдыр син, әти... Әти! Нинди кыска сүз. Ләкин шушы сүз эченә күпме мәгънә тупланган.13400
-
22 февраль 2021 - 14:00«Алабуга нуры» редакциясе «Алабуга гүзәле» фотопроектын башлап җибәрде Проект кысаларында газетада СССР чорындагы Алабуга гүзәлләренең фоторәсемнәре басылачак.13100
-
22 февраль 2021 - 11:30Алабугада «Алабуга чибәре» бәйгесе игълан ителде Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан шәһәрдә «Алабуга чибәре» конкурсы башланды.12900
-
22 февраль 2021 - 12:45Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 56 яңа очрагы ачыкланган Алабугада кичә Сovid-19 белән авыручылар теркәлмәгән.12000
-
23 февраль 2021 - 18:02Татарстанда коронавирустан ике ир-ат һәм бер хатын-кыз вафат булган Пандемия башланганнан бирле 23 февральгә COVID-19дан 323 үлем очрагы теркәлгән.11100
-
23 февраль 2021 - 11:00Саклаучы да, яклаучы да – әти Ватанны саклаучылар көнендә әтиебез – Рамил Шәйгалләмов белән таныштырып үтәсебез килә.10800
-
22 февраль 2021 - 09:30Татарстанның ипи пешерү һәм он җитештерүчеләренә федераль казнадан 114 миллион сумнан артык субсидия биреләчәк Шушы көннәрдә субсидия алу өчен гаризалар сайланачак.9800
-
23 февраль 2021 - 13:52Татарстанда соңгы тәүлектә 56 кешедә коронавирус инфекциясе расланган Алабугада коронавирус инфекциясе йоктыруның бер яңа очрагы ачыкланган.9600
-
23 февраль 2021 - 15:00Алабуга Үзәк китапханәсендә февраль – Башкорт әдәбияты айлыгы 2021 ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган күп санлы чараларга бай. Бу темадан беркем дә читтә калмый.9000
-
23 февраль 2021 - 16:04Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкын Ватанны саклаучылар көне белән котлады Президент Татарстанда хәрби хезмәтнең абруен күтәрүгә һәм аңа яшьләрне әзерләүгә зур игътибар бирелүен билгеләп үтте.8700
-
23 февраль 2021 - 17:00Прокуратура Алабуга балалар йортында хокук бозу очракларын ачыклаган Билгеләнгән хокук бозулар буенча Алабуга балалар йорты директорына күрсәтмә чыгарылган.8300
-
23 февраль 2021 - 08:00Район башлыгы алабугалыларны Ватанны саклаучылар көне белән котлый Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев алабугалыларны 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне белән ихлас котлый.7300
-
24 февраль 2021 - 08:35Шәһәр киңәшмәсендә «Лесные пчелы» хоккей командасына Бөтенроссия турнирында җиңүче кубогы тапшырылды Шәһәр планеркасы спортчыларга бүләкләр тапшырудан башланды.6800
-
24 февраль 2021 - 17:00Татарстанлылар мартта тагын өч көн ял итәчәк 6,7 һәм 8 март — ял көннәре булачак.6700
-
23 февраль 2021 - 16:00Бананлы пирог Сезнең игътибарыгызга бик тәмле пирог рецепты тәкъдим итәбез.6600
-
24 февраль 2021 - 09:31Алабуга медучилищесын тәмамлаган кыз контракт буенча хезмәт итәргә китә Бу ай ахырында Алабуга медицина училищесын тәмамлаган кыз контракт буенча хезмәт итәргә китә.6300
-
23 февраль 2021 - 14:00«Сөембикә» ансамбле 25 ел сәхнәдә! Искәртеп үтик, ансамбльнең юбилей концерты ноябрь аена планлаштырылган.6000
-
24 февраль 2021 - 11:54Татарстанда коронавирус йоктырган 14 кешене хастаханәгә озатканнар Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 52 яңа очрагы ачыкланган.6000
-
24 февраль 2021 - 16:20Алабуга балалар йортында Ватанны саклаучылар көне үтте Чараларның барысы да яшүсмерләрдә патриотизм, җаваплылык һәм үз халкына мәхәббәт хисләре тәрбияли.5900
-
24 февраль 2021 - 10:14Алабугада тагын бер исерек шоферны тоткарлаганнар Чит ил машинасы руле артында утырган исерек шоферны Садовый тыкрыгында ачыклаганнар.5600
-
24 февраль 2021 - 13:55Алабугалылар кибет янындагы тайгак юлга зарланды Мөрәҗәгать кыска вакыт эчендә хәл ителде.5400
-
24 февраль 2021 - 10:51Татарстанның Балык Бистәсе районында юл һәлакәтендә дүрт кеше һәлак булган Коточкыч юл-транспорт һәлакәтендә ике машина кара-каршы бәрелешкән.5200
-
24 февраль 2021 - 11:30Алабуга спортчылары чаңгы ярышлары буенча ТР Беренчелегендә җиңде Мөмкинлекләре чикле спортчылар арасында оештырылган Чемпионат Мамадышта узды.4900
-
24 февраль 2021 - 15:22Татарстанда буран һәм көчле җил көтелә Җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга җитәчәк.4800
-
25 февраль 2021 - 09:56Татарстанда буран, яңгыр һәм җепшек кар көтелә Киләсе атна башында республикада янә салкынайтачак.4000
-
25 февраль 2021 - 08:13Алабугада фатирда чыккан янгында бала зыян күрде Янгын нәтиҗәсендә 2008 елда туган бала агуланган.3800
-
25 февраль 2021 - 09:45Алабугада фатирда янгын чыгу сәбәпләре ачыкланды Янгында төтен белән агуланган бала үзәк район хастаханәсенә китерелә.3300
-
25 февраль 2021 - 14:00Алабуга боксчылары ТР Беренчелегендә җиңү яулады Ярышлар Казанда 2007-2008 елгы егетләр арасында үтте.3100
-
25 февраль 2021 - 07:35Татарстанның баш кардиологы COVID-19ның йөрәк-кан тамырларына йогынтысы турында сөйли Туры эфир 25 февральдә үтәчәк.3000
-
25 февраль 2021 - 11:00Алабуга районы авыл хуҗалыклары оригиналь һәм элиталы орлыклар сатып ала «Россельхозцентр» идарәсенең Алабуга районара бүлегендә орлыкларга фитоэкспертиза үткәрелә, аның нәтиҗәләре буенча агу препаратларын сайлап алу буенча киңәшләр бирелә.2900
-
25 февраль 2021 - 12:58Татарстанда тагын 55 кеше коронавирус йоктырган Алабугада COVID-19 белән яңа авыручылар теркәлмәгән.2700
-
25 февраль 2021 - 15:00Алабугада яңа шахмат зонасы ачылды Моңа кадәр мондый зоналар Алабуганың начар ишетүче балалар мәктәбендә, Куклюк һәм Морт авылларында ачылган иде.2700
-
25 февраль 2021 - 17:07Диңгез суы ябыктыра Су — яшәү чыганагы, кеше организмы өчен бик тә кирәк.2600
-
25 февраль 2021 - 16:00Алабугада дәүләт автоинспекторлары чираттагы рейд үткәрәчәк Рейд 17.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр узачак.2400
-
25 февраль 2021 - 16:45Алабугада кокэси япон курчаклары күргәзмәсе ачыла Күргәзмәдә агачтан ясалган 74 курчак тәкъдим ителәчәк.2400
-
25 февраль 2021 - 12:00Алабуга юниорлары тхэквондо буенча беренчелектә җиңү яулады Алабуга муниципаль районы данын 2 нче спорт спортчылары яклады.2300
-
25 февраль 2021 - 19:49Татарстанда коронавирустан 3 ир-ат һәм 2 хатын-кыз кеше үлгән Пандемия башланганнан бирле 25 февральгә COVID-19дан үлүчеләр саны 328 кешегә җиткән.1300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алабуга нуры (Луч Елабуги)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47504 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Качаева Сабина Равильевна
Адрес редакции: 423600, Республика Татарстан, г. Елабуга, ул. Строителей, д. 16а
Телефон редакции: (85557) 3-81-11
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика