Алабуга нуры

Август ахырында татарстанлыларны өстәмә ял көне көтә

30 август — Республика көне эшләми торган бәйрәм көне булып тора.

Август аенда Республика көнен бәйрәм итү уңаеннан татарстанлылар бер көнгә күбрәк ял итәчәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, 30 август — Республика көне эшләми торган бәйрәм көне булып тора. Быел бу көн дүшәмбегә туры килә. Шулай итеп, 2021 елда 28, 29 һәм 30 август ял көннәре булачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: