Алабуга нуры

АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ ЯРМИНКӘЛӘРЕНЕҢ УРЫННАРЫ АЛЫШЫНДЫ

Авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәрү урыннарын яңадан карап чыктылар.

Хәзер җирле авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең һәм крестьян-фермер хуҗалыкларының продукциясе өч мәйданчыкта сатылачак: Чапаева 76а/1 адресы буенча урнашкан автостанциянең территориясендә, Иске базар территориясендә һәм “Мираж” сәүдә үзәге янында. Гадәттәгечә, алабугалыларга ярминкәдә яшелчәләр, ит, балык, сыр, бал, май һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясен һәм азык-төлек товарларын сатып аларга мөмкинлек булачак. Ярминкәләр һәр шимбәдә иртәнге сәгать 9дан көндезге 4кә тикле 24 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: