Алабуга нуры

Авылга файда китерерлек булсын

Алабуга районында Бердәм сайлау көне кысаларында өстәмә сайлаулар үтте.

Депутатларны Мурзиха, Поспелово, Яковлево һәм Костенеево авыл җирлекләрендә  сайладылар. Иртән ук авыл халкы сайлау участокларына барып, лаек дип тапкан кандидатка тавыш бирергә ашыга. Бу юлы бюллетеньдәге өч кандидат арасыннан сайларга мөмкин иде. Алар төрле сәяси партияләрдән.

Гадәттәгечә, Поспело авыл җирлегендә, участок ачылу белән иң беренчеләрдән авыл җирлеге башлыгы Андрей Портнов тавыш бирде.

– Җирле сайлауларга халык һәрвакыт килергә тырыша. Барлыгы җиде сайлау округы. Бүген бездә бер сайлау участогында сайлаулар бара. Барлык депутаталарның да сайлаугача компанияләре булды. Депутатларга сайлаучылар теләкләре тапшырылды. Алар авыл җирлегенә кергәч, авыл җирлеге башлыгы эшендә да ярдәмче булырга, авылга файда китерергә тиеш. Быел, мәсәлән, федераль программа буенча безгә бер мең метр асфальт юлны төзекләндерделәр, район программаларына килгәндә, балалар бакчасы территориясендә балалар өчен уен мәйданчыгы төзелде һәм башкалар, – дип хәбәр итте Андрей Портнов.

Авылдашлары да җитәкчедән калышмый. Сайлауларда округ буенча барлыгы 89 кеше катнашты.

–  Без бармасак, кем барсын. Бездә бары да әйбәт, пенсияне түләп торалар, авылыбызны да төзекләндерәләр – асфальтны хәтта сараебызга кадәр түшәделәр, – ди 76 яшьлек Тамара Хлопунова.

– Мин һәр сайлауда катнашам. Бүген иртүк килергә булдым, чөнки бәрәңге казыйсы бар. Сайлауга һәр кеше йөрергә тиеш, дип уйлыйм, депутатның кем булуы бездән тора бит. Сайлаган депутатны беләм, шуңа тавыш бирдем. Авыл җирлегебез төзекләндерелә, яңа объектлар барлыкка килә. Миңа хәтта өй төзергә җир кишәрлеге дә бирделәр, йорт төзи башладык, – диде Мәсхүт Мөхәммәтгалиев.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: