Алабуга нуры

Айныткычны кире кайтаралар

Медицина ярдәме таләп ителмәгән исерек кешеләр өчен айныткыч Тугаров урамында булачак.

Айныткычта күрсәтелә торган хезмәтләр түләүле булачак. Ун кешегә исәпләнгән бу учреждениедә сәрхүшләр өч сәгатьтән алты сәгатькә кадәр калдырыла ала. Исерек кеше аңга килгәннән соң, айныткыч хезмәткәрләре, аның туганнарын эзләп табып, сәрхүшне кулдан кулга тапшырачак. Айныткычны ремонттан соң, сентябрь аенда ачу планлаштырыла.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: