Алабуга нуры

Балалар бакча көтә

Бу җәйдә шәһәр балалар бакчасына 687 бала кабул ителәчәк.

Шуларның 544е - 2 яшьтән 3 яшькә кадәр, ә 143 бала - 3 яшьтән өлкәнрәк. Балалар бакчасына юллама алуга барлыгы 2 мең бала чиратта тора.

1 июньдә республикада балалар бакчаларын комплектлау башланды. Группалар «Электрон балалар бакчасы» системасы ярдәмендә формалаша. Быел балалар бакчасына баручы 687 кечкенә алабугалы бакчадан мәктәпкә киткән балалар урынына алына. «Быел өстәмә группалар булдыру күздә тотылмый», - диләр мәгариф идарәсендә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: