Алабуга нуры

Барлык төрки халыкларга аңлаешлы урта төрки тел булдырырга телиләр.

Ташкент дәүләт техник университеты профессоры Бәхтияр Кәримов социаль челтәрдә башланган фикер алышуларда шулай дип белдергән иде.

Бәхтияр Кәримов милләте буенча үзбәк, әмма "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә ул үз туган телен гомумтөрки аралашу теле итеп тәкъдим итүгә каршы булуын әйткән.

Профессор фикеренчә, урта төрки тел күпчелек төрки халыкларда кулланылган сүзләр һәм кагыйдәләр нигезендә төзелергә тиеш.

Уртак төрки тел мәсәьләсен хуплаучылар да, аңа каршы килүчеләр дә бар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: