Алабуга нуры

Башкортостанда Җиңү Байрагын Рейхстаг өстенә элгән Гази Заһитовка һәйкәл ачтылар

Геройның туганнан туганы Рамил Заһитов һәйкәлне ачу өчен Башкортстан җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.

Башкортостанның Мишкин районында Рейхстаг өстенә Җиңү байрагын элгән герой Гази Заһитовка һәйкәл ачылды. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә. 

Геройның туганнан туганы Рамил Заһитов һәйкәлне ачкан өчен Башкортстан җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. 

БР Президенты Радий Хәбиров Гази Заһитов кебек геройларның исемнәре мәңге хәтердә калырга тиешлеген билгеләп үтте.

Тантана монументка чәчәкләр салу белән тәмамланды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: