Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек башланды
6 нчы мәктәптә Алабуга районы ветераннар Советының лекторлар төркеме тантаналы рәвештә мәктәп директорлары һәм мәктәп лидерлары белән очрашты.
Очрашу урыны итеп бу мәктәп очраклы гына сайланмады - биредә патриотик тәрбиягә һәрвакыт аерым урын биреп эшләделәр. Ветераннарны кызыл галстук таккан укучылар каршы алды, "мәңгелек ут" янып торган стела янында да укучылар вахтасы кизү торды.
Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ривал Зарипов үсеп килүче буынны тәрбияләү эшендә зур ярдәм күрсәткән ветераннарга рәхмәт белдерде.
- Алабуга районында укучыларга патриотик тәрбия бирүнең тулы бер системасы булдырылды. Анда яшьләр белән эшләүгә зур урын бирелә, - дип билгеләп үтте Ривал Зарипов.
Сугыш һәм хезмәт ветераннары, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылардан торган лекторлар төркеме моннан якынча 20 ел элек оешкан булган. Бүген әлеге төркемгә 11 кеше керә, шуларның икесе - Бөек Ватан сугышында катнашучылар. Мәгариф идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, соңгы өч елда лекторлар төркеме мәктәп укучылары белән 100 мәртәбә очрашкан. Ветераннар һәр авыл һәм һәр шәһәр мәктәбендә булып, батырлык дәресләре үткәргән, истәлекләре һәм тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашкан. Өч ел эчендә генә дә алар сигез меңнән артык укучы белән аралашкан! Ветераннар сафы сирәгәйгән саен, тарих һәм хәтер ераграк калган саен мондый очрашуларның бәясе елдан ел арта гына бара.
Лекторлар төркеме вәкилләре үз чиратларында мәктәп директорларына ачык йөзләре, һәрвакыт көтеп алулары өчен тирән рәхмәтләрен җиткерде, патриотизм хисен тәрбияләү илебез өчен зур әһәмияткә ия булуын тагын бер кат билгеләп үтте.
Алабуга укучылары тарафыннан төзелгән "Хәтер китабы: Зур Җиңүнең бер тарихы" китабы ветераннарга бүләк булды. "Заман лидеры мәктәбе"нә йөрүчеләр Җиңүнең якынлашып килүче юбилеена яңа акция оештырырга вәгъдә иттеләр.
Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ривал Зарипов һәм 6 нчы мәктәп директоры Юрий Ларионов лекторлар төркеменә дипломнар, рәхмәт хатлары һәм чәчәкләр тапшырды. Мәктәп укучылары ветераннар өчен концерт әзерләгән иде. Тантанадан соң кадетлар һәм укучылар сугыш геройлары белән фотога төште.
Ләйсән РАМАЗАНОВА
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
6 март 2021 - 15:00Алабугада 8 Март — Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты уздыКичә шәһәр Мәдәният сараенда гүзәл затларны котладылар.2700
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.50800
-
4 март 2021 - 15:30Алабуга студентлары калфак тегү серләренә төшенде Осталык дәресе 8 март — Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан оештырылды.7800
-
4 март 2021 - 16:58Путин Татарстан волонтерына Рөстәм Миңнехановны туган көне белән котларга тәкъдим итте Президент телефон аша сөйләшкәндә Татарстан пенсионеры республика башлыгы белән ирекле проектлар буенча фикер алыша алачак, дип белдерде.7600
-
4 март 2021 - 09:28Быел Алабугада 31 ишегалды төзекләндереләчәк Төзекләндерү эшләре "Безнең ишегалды"республика проекты кысаларында тормышка ашырыла.7100
-
4 март 2021 - 18:19Татарстанда коронавирустан ике хатын-кыз һәм өч ир-ат үлгән Пандемия башланганнан бирле 4 мартка COVID-19дан үлүчеләр саны 352 кешегә җиткән.7000
-
4 март 2021 - 13:51ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында коронавируска каршы прививка ясатканнан соң ял көне кертү тәкъдименә җавап бирделәр Ведомство башлыгы урынбасары әлеге фикерне яхшы дип саный6600
-
5 март 2021 - 16:00Яз көне татарстанлыларны кыскартылган өч эш атнасы көтә Беренче кыска эш атнасы инде тиздән килеп җитә.6600
-
4 март 2021 - 16:30Татарстанда «Татар егете-2021» төбәк проекты башлана Проектта ТР төбәкләрендә яшәүче 16-25 яшьлек татарча сөйләшүче егетләр катнаша ала.6100
-
6 март 2021 - 12:43Татарстанда соңгы тәүлектә короновирус йоктыруның 49 яңа очрагы ачыкланган Алабугада кичә COVID-19 белән авыручылар теркәлмәгән.5800
-
4 март 2021 - 10:30ТР Роспотребнадзоры республикага коронавирусның өченче дулкыны килү мөмкинлеген аңлатты Экспертлар вәзгыятьнең тотрыклылыгы үзебезгә бәйле дип исәпли.5700
-
4 март 2021 - 14:07Табиблар чәчәкләр аша коронавирус йоктыру куркынычын бәяләде Хатын-кызларны 8 Мартта чәчәкләр бәйләме белән сөендерергә курыкмагыз.5500
-
5 март 2021 - 18:00Татарстан фермерлары терлекләрен 50 процент дәүләт ярдәме белән иминиятләштерә ала Узган елда иминият компанияләре дәүләт ярдәме шартларында авыл хуҗалыгы хайваннарын иминләштерү буенча 6 килешү төзеде.5500
-
5 март 2021 - 11:03Алабуга Covid-госпиталендә 30 кеше дәвалана Пандемия башланганнан бирле Алабуга районында коронавирус инфекциясенең 157 очрагы теркәлгән.5300
-
4 март 2021 - 11:34Алабугада 1500 дән артык кеше коронавирустан прививка ясаткан Вакцинаның II компоненты белән прививканы кичә ясый башладылар.5200
-
4 март 2021 - 12:08Татарстанда тагын 53 кеше коронавирус йоктырган Алабугада COVID-19 белән яңа авыручылар теркәлмәгән.4900
-
5 март 2021 - 08:15Алабуга районы сөт җитештерү буенча республикада бишенче урында Ел башыннан 3 мең 134 тонна сөт савып алынган — узган елның ике аена караганда 44 процентка күбрәк.4800
-
5 март 2021 - 12:20Авыл халкының 52 нче Спартакиадасының финалы һәм бүләкләү 6 мартта булачак Программага спортның 13 төре буенча ярышлар керә.4800
-
4 март 2021 - 08:15Быел республика программасы буенча ишегалларын төзекләндерүгә 8 миллиард сум тоту планлаштырыла ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов «Безнең ишегалды» республика программасын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк дип ышандырды.4400
-
6 март 2021 - 14:00Алабугада территориаль иҗтимагый үзидарә рәисләре эш тәҗрибәсе белән уртаклашты Территориаль иҗтимагый үзидарә рәисләре үзара эш тәҗрибәсе белән уртаклашып эшли башлады. Бу атнада алар идарәче компания вәкилләре белән очрашу үткәрде.4200
-
5 март 2021 - 09:10Алабугалы санаулы минутлар эчендә 47 мең сумнан колак каккан Хатын-кыз полициягә мөрәҗәгать иткән.4100
-
5 март 2021 - 12:05Татарстанда тагын 51 кеше коронавирус йоктырган Алабугада COVID-19 белән авыручы 1 кеше теркәлгән.3800
-
6 март 2021 - 10:32Табиб-онколог Татарстанда күкрәк яман шешен дәвалау перспективалары турында сөйләде Яман шешне дәвалауда кыенлык шунда ки, яман шеш күзәнәкләре — организмның үз күзәнәкләре3800
-
5 март 2021 - 13:30Алабугада дәүләт автоинспекторлары машина йөртүче хатын-кызларны якынлашып килүче 8 Март белән котлады Акция инде күп еллар уза һәм матур традициягә әверелде.3700
-
6 март 2021 - 10:00Алабугада район башлыгының чираттагы кабул итүе узды Үзләренең сораулары һәм проблемалары белән Рөстәм Нуриевка 11 алабугалы килде3600
-
6 март 2021 - 15:00Алабугада 8 Март — Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты узды Кичә шәһәр Мәдәният сараенда гүзәл затларны котладылар.2700
-
7 март 2021 - 08:30Татарстанда коронавирустан тагын биш кеше вафат булган Республикада коронавирус корбаннарының гомуми саны 360ка җиткән.200
-
7 март 2021 - 08:30Татарстанда коронавирустан тагын биш кеше вафат булган Республикада коронавирус корбаннарының гомуми саны 360ка җиткән.200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алабуга нуры (Луч Елабуги)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47504 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Качаева Сабина Равильевна
Адрес редакции: 423600, Республика Татарстан, г. Елабуга, ул. Строителей, д. 16а
Телефон редакции: (85557) 3-81-11
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика