Алабуга нуры

Бөек Ватан сугышы ветераннарына, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә түләүсез юридик ярдәм күрсәтәчәкләр

Чара сәгать 14.00дән 15 сәгать 30 минутка кадәр видеоконференцэлемтә режимында узачак.

29 апрельдә Юстиция министрлыгы Бөек Ватан сугышы ветераннарына, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча онлайн чара үткәрә. Бу хакта ТР Юстиция министрлыгы хәбәр итә.
Чара сәгать 14.00дән 15 сәгать 30 минутка кадәр видеоконференцэлемтә режимында узачак. Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча тулырак мәгълүматны «кайнар линия» телефоны буенча (843) 222-60-60 белергә мөмкин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: