Алабуга нуры

Бер гаиләдән – 7 солдат

Алабугада яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, 102 яшен тутырган Мулла Нәҗиповның укучыларыбызга әйтер сүзе бар.

Бөтен илебез өчен олы бәйрәм – Җиңү көне якынлаша. Минем өчен ул – зур бәйрәм һәм зур югалту көне. Безнең әти җиде ир баласын җибәрде Бөек Ватан сугышына. Шуларның дүртесе сугыш кырында батырларча һәлак булып, чит җирләрдә ятып калдылар. Өчебез: Шамил абый – беренче төркем инвалид, Миннәхмәт абый һәм мин, Мулла, икенче төркем инвалид булып, туган ягыбыз – матур табигатьле Көек авылына әйләнеп кайттык.

Бөек Җиңү белән тәмамланган сугыш афәте инде еракта калуга карамастан, ул ясаган тирән яра әле дә төзәлмәгән. Бик кыйммәткә төште бу җиңү. Барча кешегә тән һәм күңел җәрәхәте ясады ул. Яу кырында алган яраларыбыз белән ничек көн күргәнебезне, тормыш иткәнебезне үзебез һәм тормыш иптәшләребез генә белде ул чорда. Тик без бирешмәскә, яшәргә тырыштык. Абыем Шамил 72 яшендә, Миннәхмәт – 82 яшендә бакыйлыкка күчтеләр. Аллаһ илебез иреге, халкыбыз бәхете хакына яу кырында 19-23 яшьләрендә мәңгелеккә чит җирләрдә ятып калган дүрт энем өчен дә тормышның тәмен-ямен миңа насыйп иттеме, мин, иншаАллаһ, 28 мартта 102 яшемне тутырдым.

Миннән бик еш: “Озак яшәүнең сере нидә? – дип сорыйлар. Моңа төгәл генә җавап та биреп булмый. Барысы да Аллаһ кулында.

Үземнең тормыш юлымны, кыскача гына булса да, сезгә дә җиткерергә булдым.

Тормыш хәлебез ул чордагы барлык гади авыл халкыныкы кебек иде. Кычыткан ашап үстек, 4нче сыйныфны бетергәннән соң, тормыш арбасына җигелеп, өлкәннәр белән беррәттән көтүен дә көттем, ат белән сука да сукаладым, колхозның башка эшләрендә дә эшләдем. Тракторчылар курсына укырга бардым. Укып кайткач, чәчү һәм сукалау эшләрендә гел беренче урында булгангамы, 1936 елда Алабуга шәһәренә “Автотрактор” мәктәбенә, бригадирлар курсына җибәрделәр. Укып кайтканнан соң, эшемдә дә зур уңышларга ирешеп, җырда җырланганча – 70 һөнәр иясе: тракторчы, комбайнер, шофер, бригадир, ә кичләрен уенлыкта яшьләрне җырлатып-биетүче гармунчы да булдым. Кордашларым арасында көч сынашканда да, беренчелек миндә була иде.

Яшь чак – юләр чак, диләр диюен, тик мин башымны юләрлеккә салырга тырышмадым. Габдулла Тукай әйткәнчә, эшкә чын күңел бирдем. Ә менә тормыш иптәшен әнием Шамсеруйга охшатып сайладым. Чибәр, таләпчән, уңган-булган, кешелекле, тырыш һәм бик тә сабыр, Юраш авылының тракторчы кызлары арасында алдынгылык флагын гел үзендә тоткан Һади кызы Нурания белән гаилә корып җибәрдек. Ләкин безгә, бер-беребезне куандырып, озак яшәргә туры килмәде. Никахлашканның өченче көнендә, 1940 елның 24 июнендә мине армиягә алдылар. Нураниямне әти-әнием, килендәше Фатыйма (Миннәхмәт абый армиядә иде инде) янында калдырып, ил алдындагы бурычымны үтәргә киттем.

Одессада хезмәт иттем мин. Эре колибрлы пулемет урнаштырылган машина бирделәр.

Хәрби Һава көчләреннән саклау ротасында хезмәт иткәндә Бөек Ватан сугышы башланды. Мин хезмәт иткән ротага Румыния чигенә китәргә боерык бирелде.

Минем беренче тапкыр дошман белән, үлем белән очрашуым шунда булды. Каты сугышлар барган бу көннәрдәге югалтулар күз алдыннан әле дә китми. 27 ноябрьдә каты яраландым. Әллә пулеметка аттылар, әллә минага эләктек... Кабинадан мине тартып төшереп, яраларны бәйләделәр. Аяк, бит, күз яны яраланган иде. Аннан снаряд алып килгән машинага салып, госпитальгә озаттылар.

Баштан: “Үләргә иртәрәк бит әле, илне тулысынча илбасарлардан азат итеп, туган авылыма, әти-әни, сөйгәнем Нурания янына кайтып, матур тормыш кору теләген тормышка ашырырга кирәк бит”, – дигән уйлар узды.

Ә күрәселәр, явыз үлем белән очрашулар, ай күп булган икән әле алда. Сталинград сугышы – хәтеремдә иң уелып калганнарның берсе. Күп иптәшләремнең гомере бәрабәренә, ниһаять, Сталинград азат ителде. Аннан Курск дугасына җибәрделәр. Тагын югалтулар, тагын кеше гомере...

Курск дугасындагы җиңүдән соң безне 1943нче елда Белоруссиягә таба җибәрделәр. Гомель шәһәре өчен сугыштык, аны азат иттек. Рәхмәт, Белорус дусларга, онытмыйлар алар бәхете һәм азатлыгы өчен дә кан койганыбызны.

Узган ел Алабуга шәһәренең Мәдәният йортына концерт белән килгән “Песняры” төркеме, концертларына чакырып, медаль тапшырдылар һәм чәчәк бәйләме бүләк иттеләр. Концертларын бик яратып карадым.

Бүгенге көннән тагын дәһшәтле елларга күчим әле. Язга таба Польша юнәлешенә озаттылар. Варшава астында аякка һәм уң күз янына пуля эләгеп, каты яраландым. 28 көн дәваланганнан соң, тагын частькә кайттым. Одер елгасы аша үтеп, Германиягә юл тоттык. Авыр сугыш елларын үтү искиткеч чыдамлык сорады. Машина белән минага эләгеп, бик нык яраландым. Башымдагы яра эзләре шул вакытның хатирәсе булып тора. Мин аңымны югалтканмын, бернәрсә дә хәтерли алмадым, 8 ай буе госпитальдә дәваландым. Ике ел буе башымны бәйләп йөрергә мәҗбүр булдым.

Туган авылыма, гаиләм янына үлем белән көрәшеп  узган 1386 көннән соң, 1946нчы елның Октябрь бәйрәменә (7 ноябрь) генә кайта алдым.

Кайту белән, җиң сызганып, гаилә тормышын ныгытам, яраткан шөгылем – иген игеп, икмәк җитештереп илне төзекләндерүгә дә үземнән өлеш кертәм, дигән теләгем ике елдан соң гына тормышка ашты. Соңгы яраның зурлыгы һәм авырлыгы  шактый газаплар китерде миңа. Ике ел буе, башымны бәйләп, ут сүндерүче булып эшләргә мәҗбүр булдым.

Тыныч тормышта Нураниям белән 61 ел бергә иңгә-иң куеп яшәп, ул заман өчен кеше сокланырлык нигез, йорт-җир булдырдык. Үзебез кебек тырыш, уңган биш ул, бер кыз тәрбияләп үстереп, онык-оныкчыкларны аякка бастыруда ярдәм итәргә тырыштык.

Мин 70 яшемә кадәр колхозда комбайнда эшләдем. Язгы чәчү, печән өсте, көзге уңышны җыйган чорларда 2-3 сәгать йокы йокладым мин. Ул чорда бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр эшләдек. Хәзер дә иртән сәгать 5тә торам, “хәрәкәттә – бәрәкәт”, диләр бит.

Тормышта таянычым – тырыш һәм сабыр Нураниям булды. Аш-суга, пешеренүгә дә бик оста иде. Тик иртәрәк бакыйлыкка китте шул, быел 20 ел була. Тыныч тормышта бу олы хәсрәтем соңгысы булмады. Аллаһ беркемгә дә онык, балалар югалту хәсрәтен күрсәтмәсен!

Бүгенге көндә кызым Нурсаба, төпчек улым Урал исән, 9 оныгым, 13 оныкчыгым бар. Улым Урал гаиләсе белән Яр Чаллы шәһәрендә яши, Нурсабам – Алабугада. Минем янга көн дә килеп, әнисе кебек, тәмле-тәмле ризыклар пешереп, киявем Илдар белән мине яшь бала тәрбияләгән кебек кебек карыйлар. Мин аларга бик рәхмәтле. Онык-оныкчыкларым да игелекле, ярдәмчелләр.

Элек-электән мин тормышны, үз җиремне, халкымны, хезмәтемне бик яраттым. Һәркемгә ярдәм кулы сузарга тырыштым. Шуңадырмы, минем тирә-ягымда бары миһербанлы кешеләр.

Мәктәп балалары да еш килә миңа кунакка. Медицина хезмәткәрләренә рәхмәтем зур, аларның ярдәмен һәрдаим тоям.

Хөкүмәтебез, җитәкчеләребезнең игътибары, ярдәмнәре өчен Аллаһның рәхмәте яусын һәммәсенә.

Яшьләргә әйтергә теләгән сүзем шул – тыныч тормышның кадерен белегез! Тырыш булыгыз, эштән курыкмагыз! Хезмәт чыныктыра, ныгыта, гомерне озайта. Без күргәннәрне сезгә күрергә язмасын! Үзегезне, якыннарыгызны саклагыз! Дошманны җиңдек, бу коронавирус афәтен дә җиңәрбез, Аллаһ боерса. Барчагызга исәнлек-саулык, тыныч һәм бәхетле тормыш теләп, Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны, 4 орден һәм 30 медаль кавалеры, Алабуга шәһәренең мактаулы гражданины Мулла Нәҗип улы Нәҗипов.

***

Ватаныбызга риясыз мәхәббәтегез, безнең бәхетле тормышыбыз бәрабәренә коелган кан һәм батырлыгыгыз өчен без сезгә олы рәхмәтле. Сез безнең горурлыгыбыз. Якынлашып килүче бәйрәм белән тәбрикләп, сезгә ныклы сәламәтлек, бәхетле картлык, якыннарыгызның хөрмәт һәм кайгыртучанлыгын тоеп, безгә үрнәк булып, озын-озак еллар әле безне куандырып, бүгенгедәй камил акыл, зирәк зиһен белән, күзләрегез күреп, кул-аякларыгыз йөреп яшәргә язсын сезгә, безнең аяклы тарихыбыз, дигән теләкләрен хөрмәтле ветераныбыз Мулла Нәҗиповка, ә аның хатирәләрен, әйтер сүзләрен сезгә җиткерүче Рәмзия Кәримуллина.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: