Алабуга нуры

Бер гаиләнең хәрби тарихы

Галина Печенкина (Гыйльманова) Ватаныбызны фашист илбасарларыннан батырларча яклаган туганнары турында сөйли.

1941 елның августында алабугалылар текстиль һәм туку фабрикалары өчен җиһазлар төялгән баржаларны бушата. Биредә яшүсмерләр дә олылар белән беррәттән эшли, бу кызлар һәм малайлар гамьсез балачактан мәхрүм ителгән була. Алар арасында әтиемнең бертуган апасы, 1928нче елда туган Рәшидә Гыйльман кызы Мөхәммәдьянова да булган.

Нык салкыннарда да резин итек киеп эшләргә туры килә, чөнки башка аяк киеме булмый, ә өйгә кайткач, Рәшидә, елар дәрәҗәгә җитеп, аякларын җылыта. Ул күп балалы гаиләдән була һәм кечкенәдән үк тормышның бөтен авырлыкларын күреп, үз җилкәсендә татып үсә. Мәктәпкә барыр вакыт җиткәч, пәлтәне аңа әтисенең шинеленнән тегеп бирәләр. Көз көне туң бәрәңге җыеп көлчә пешергәннәр, ә яз көне алабута һәм кычыткан белән тукланган алар.

Сугыштан соң Рәшидә Гыйльман кызы арматура заводында токарь булып эшли һәм намуслы хезмәте өчен “Почет Билгесе” ордены белән бүләкләнә.

Әтинең тагын бер апасы – 1937нче елда туган Фәридә Гыйльман кызы Ханнанованың да сугыш турында үз хатирәләре бар. Барыннан да бигрәк ипигә чират тору исендә калган, ул вакытта аны акчага түгел, ә махсус карточкаларга алалар. Фәридәнең ике абыйсы да фронтта булган, икесе дә яраланган, батырлык һәм каһарманлыклары өчен медальләр белән бүләкләнгәннәр.

Сугыш вакытында минем әтием дә, башка туганнарыбыз да фронтның алдынгы сызыгында сугышкан. Финляндия белән сугышта катнашучылар арасында1908нче елда туган Александр Иванович Печенкин, минем каенатам. 1941нче елның 23 июнендә ул чираттагы сугышка мобилизацияләнә.

114нче запас укчы полкында, 82нче аерым автобатальон шоферы вазифасында хәрби присяга кабул итә. 2нче армиянең 234нче миномет полкы составында Курск – Орел юнәлешендәге сугышларда катнаша. 1943нче елның 18 августында Орел шәһәре астында яралана, шулай да сафта кала. Җиңүне Германия башкаласы Берлинда каршы ала.

Кече сержант Александр Иванович Печенкин Сугышчан казанышлары өченмедале белән бүләкләнгән. Германия шәһәрләрен яулаганы өчен аңа Советлар Союзы башкомандующие, Генералиссимус И. В. Сталинның 1945нче елның 3 маендагы боерыгы белән рәхмәт белдерелә. 1945нче елның 4 ноябрендә ул демобилизацияләнә. Ә өйдә аны хатыны Анна Степановна һәм биш баласы көтә... Сугыштан соң Печенкиннар гаиләсе Алабугага күчеп килә.

Әтием Рәхим Гыйльман улы Гыйльманов – Ленинградны саклаучыларның берсе. Ул 1923нче елның 18 декабрендә туган. Сугышка кадәр радист белгечлеге алып, 169нчы Казан олаулар детальләре заводына эшкә җибәрелә, соңрак ул Казанга эвакуацияләнгән 387нче Ленинград авиация заводы белән берләшә. Әти сугышның беренче көннәреннән үк фронтка омтыла. Ул Алабугага кайта һәм хәрби комиссариат аша Подольск хәрби училищесына җибәрелә, аннан ирекле рәвештә Ленинград фронтының 22нче аерым укчылар бригадасы составында Ленинградны саклауга китә. Аңа хәтта маршал Георгий Жуковны да күрергә насыйп була –  маршал солдатлар сафын әйләнеп чыккан вакытта, алар арасында курсант Рәхим Гыйльманов та басып торган. Солдатлар арасында ул вакытта шундый фикер яши: Жуков килгән икән, димәк, һөҗүм булачак. Чыннан да, тиздән Синявино станциясе өчен сугыш була, анда Рәхим Гыйльманов мина кыйпылчыгы белән авыр яралана. Яралану нәтиҗәсендә сул кулын ампутациялиләр, ә ул сулагай була. Шуның аркасында яңадан сафка баса алмавына бик үкенә Рәхим Гыйльман улы. Госпитальдә килеп чыккан ялгышлык аркасында, төгәлрәге, документларны бутаулары нәтиҗәсендә, Алабугага “похоронка” кәгазе җибәргәннәр. Шулай итеп, “Хәтер китабы”ның 33нче битендә Рәхим Гыйльманов һәлак булган дип күрсәтелә. Ул өйгә инвалид булып кайта һәм аңа барысын да уң кул белән эшләргә өйрәнергә туры килә.

Рәхим Гыйльман улы Кызыл Йолдыз ордены, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Кызыл Байрак ордены, “Германияне җиңгән өчен” медале, Жуков медале белән бүләкләнгән.

Рәхимнең өлкән абыйсы, өч сугышта катнашкан Шакир Гыйльман улы 1916нче елда туган. Ул Финляндия белән сугышта да катнаша, Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк Алабуга район хәрби комиссариаты тарафыннан фронтка мобилизацияләнә. Сталинград өчен көрәшләрдә һәм Курск сугышында катнаша, бензовоз йөртүче була, танкларны бензин белән тәэмин итә. Сугышлар белән бөтен Украина һәм Молдавия аша уза ул. 1944нче елда Варшава өчен барган сугышларда яралана. Тбилисида дәвалану үтеп, аннары янә сафка кайта һәм Япония белән сугышта да катнаша.

Шакир Гыйльман улы 1946нче елда демобилизацияләнә. II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Германияне җиңгән өчен медале, Сугышчан казанышлары өчен медале, Японияне җиңгән өченмедале белән бүләкләнгән.

Фронтовикларга сугыш вакыйгаларын искә алу авыр, әмма кешеләр тыныч дөньяның нинди югалтулар бәрабәренә яулануын онытырга тиеш түгел.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: