Алабуга нуры

“Беренче канал”, “Россия-1” телеканаллары вакытлыча эшләмәскә мөмкин

"2009-2015 елларга РФ телерадиотапшыруларны үстерү" федераль максатчан программасы нигезендә санлы эфир тапшырулары челтәрен төзү эшләре алып барыла. Шуңа күрә "Беренче канал", "Россия-1" телеканаллары вакытлыча күрсәтмәячәк.

Санлы телерадиотапшыруга әзерлек тәртибендә Түбән Кама үзәк башнясында антенна системасы урнаштыру буенча эшләр үткәрү планлаштырыла. Шуңа күрә 19-24 ноябрьдә; 26 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр; 3-8 декабрьдә; 10-15 декабрьдә; 17-22 декабрьдә; 24 һәм 25 декабрьдә иртәнге 8 дән 18 сәгатькә кадәр "Беренче канал", "Россия-1" телеканаллары эшләмәскә мөмкин, дип хәбәр итә "Рәсәй телевидениесе һәм радиотапшыручы челтәр" филиалы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 октябрь 2017 - 14:24
    Защити себя!
  • 29 март 2018 - 11:59
    Кар суына юл ачкан – ташудан качкан
    Чын яз апрель башында көтелә, анда инде сулар агачак. Су басуга кагылышлы фаразларны “эшлекле сишәмбе”дә ТР Гадәттән тыш хәлләр идарәсенең Алабуга районы буенча башлыгы Николай Доронин хәбәр итте.
    98
    0
    0
Ночной режим