Алабуга нуры

Бүген Татарстанда көчле җил һәм җепшек кар явуы көтелә

Термометрның терекөмеш баганасы +8..+13 градуска кадәр күтәреләчәк. 

Бүген Татарстанда аязучан болытлы һава торышы сакланачак.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, көндез республика территориясендә көнбатыштан көчле җил исәчәк, аның тизлеге урыны белән секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Көндез бераз яңгыр, урыны белән җепшек кар явуы көтелә. Термометрның терекөмеш баганасы +8..+13 градуска кадәр күтәреләчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: