Алабуга нуры

Бүген Татарстанда короновирус инфекциясеннән ике үлем теркәлгән

1940 һәм 1947нче елгы ике ханым Чаллыда дәваланган.

13 октябрьгә COVID-19дан 92 татарстанлы вафат.
Чаллыда яшәүче 1940 елгы хатын-кыз йогышлы авырулар хастаханәсенә пневмония диагнозы белән китерелә. Аның йөрәк-кан тамырлары системасында хроник авырулары булуы билгеле. 
Коронавирус инфекциясе лаборатор тикшерү нәтиҗәсендә расланган.
1947 елгы хатын-кыз БСМПга ике яклы үпкә ялкынсынуы диагнозы белән китерелә. Үлемнең сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән..
Барлык туганнары һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: