Алабуга нуры

Болгарда тантаналы чаралар кысаларында Ак мәчет комплексы ачылды

Россия мөфтиләре советы рәистәше М.Бибарсов биредә бик күп биналарның төзелүен, аларның нур булып киләчәк буыннарга юл күрсәтсен дигән теләк белдерде

10 июньдә Болгарда Идел буе Болгарстаны тарафыннан Ислам динен рәсми кабул итү көненә багышланган тантаналы чаралар уза.
Анда Ислам хезмәттәшлеге оешмасы генераль секретаре Әкмалетдин Ихсаноглу, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе, Татарстан Республикасының тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе Шәйхелислам Тәлгать Таҗетдин, Россия мөфтиләре советы рәисе Равил Гайнетдин, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Илдус хәзрәт Фәизов катнаша.
Шулай ук Болгарга килүчеләр арасында якын-тирә районнар һәм өлкәләрдән, якын һәм ерак чит илләрдән кунаклар, дин әһелләре, бу көннәрдә Казанда үтүче "Милли тормыш һәм дин" дип аталган бөтенроссия форумы делегатлары бар.
Идел буе Болгарстаны тарафыннан Ислам динен рәсми кабул итү көненә багышланган тантаналы чара һәм Ак мәчет комплексы ачылышында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Болгар җирлегендә бик күп мәчетләр булган һәм Ак мәчетне төзү дә борынгы мәчетләрнең тәртибен кайтару булып тора. Аның фикеренчә, бу игелекле эшләрне җыя торган урын булырга тиеш. "Безгә гореф-гадәтләрне саклап калырга, яшь буынны тәрбияләргә кирәк", - диде ул, җыенга җыелган мөселманнарга мөрәҗәгать итеп.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Болгарны торгызу эшендә катнашучылар арта. "Бу проектны алга алып барган кешеләргә рәхмәт. Әлеге эшләр тынычлык, килешеп яшәү һәм дуслык хакына башкарыла", - дип, ул ачыла торган мәчетнең гыйбадәт кылу, очрашу урыны, шулай ук мәдрәсә булырга тиешлеген белдерде. Исламда булган бөтен казанышларның биредә чагылыш табуын ассызыклады, мәчетнең архитекторы Сергей Шакуровка рәхмәт әйтте.
ТР Президенты әлеге проект өчен Минтимер Шәймиевкә рәхмәт әйтеп, Болгар һәм Зөяне торгызуның музей кыйммәтләрен сакларга мөмкинлек бирүен, гыйбадәт кылучыларның бирегә килү мөмкинлекләре ачылуын билгеләп үтте.
Мәчет төзелешенә "Металлоинвест" (Алишер Усманов), "Украина үсеше" хәйрия фонды (Ринат Әхмәтов, Анатолий Заболотный), "Татнефть" ААҖ (генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов), Ислам хезмәттәшлеге оешмасы (Генераль секретарь Әкмалетдин Ихсаноглу) инвестицияләр керткән. Рөстәм Миңнеханов аларга да рәхмәтләрен юллады. Алишер Усманов та, Ринат Әхмәтов та бүгенге тантанада катнаша алмады. А.Усманов үзенең сәламнәрен юллаган, ә Ринат Әхмәтовның әнисе Нәкыя ханым Болгарга үзе килгән. Президент сүзләренчә, Ринат Әхмәтов Татарстанга, Исламга җылы карашта.
"Безне Ислам дөньясында беләләр. Әкмалетдин Ихсаноглуның безнең белән булуы - шуның ачык мисалы", - диде Р.Миңнеханов.
Ислам хезмәттәшлеге оешмасы генераль секретаре Әкмалетдин Ихсаноглу исә бүген Ак мәчет ачылуның үзендә канәгатьлек хисләре тудыруын билгеләп үтте. Җыен кунакларын Ислам хезмәттәшлеге оешмасына кергән илләр һәм 1 млрд. 500 млн. мөселман исеменнән сәламләде. Ул чит илдә уза торган мәртәбәле форум урынына Болгар җыенын сайлаган. Әкмалетдин Ихсаноглу бүгенге чараның ислам диненә игътибарның бер чагылышы дип саный. "Һәр кеше Болгарга килгән саен, Ак мәчетне карар һәм аның мөһимлегенә инаныр дип уйлыйм. Минем сезне Татарстанда ислам үсеше белән тәбриклисем килә. Бу хәл сезнең республика өчен генә түгел,бөтен дөнья мөселманнары өчен дә әһәмиятле. Ул татар халкының зур адымнарына ишарәли", - диде Ә.Ихсаноглу.
Ул ТРның беренче Президентына Болгарны торгызуга тотынуы һәм Ак мәчет төзелеше өчен рәхмәт белдерде. "Болгарны торгызу - ул тарихи вакыйга. Бу мәдәни, рухи кыйммәтләрне кыйммәтләрне саклауның ачык мисалы", - диде Ә.Ихсаноглу.
Ул Идел Болгарстанының ислам динен үз дине итеп кабул итүен, бирегә ислам килү белән, күп цивилизацияләр белән элемтәләр урнаштырылуын, шәһәрләр һәм мәгариф үсүен ассызыклап үтте.
ТР Дәүләт Киңәшчесе, Татарстан Республикасының тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев белдергәнчә, Ак мәчет республика җитәкчелегенең дә, кунаклар күңеленә хуш килгән. "Ак мәчет ниятләрнең чисталыгын күрсәтә. Бу хакта истә тотырга кирәк", - диде ул.
Ул да үз чыгышында Болгар проектын тормышка ашыруга ярдәм иткән милләттәшләребезгә рәхмәт әйтеп, бердәм булганда зур эшләрне башкарып чыгып булуын белдерде, мәчетнең инвесторларын җылы сүзләр белән искә алды. Минтимер Шәймиев бигрәк тә мәчетне бизәкләү эшләре белән шөгыльләнүче Белоруссия осталарына рәхмәт белдерде.Аларның 1200 тонна мәрмәрне эшкәртүен һәм аларны хезмәте күзләрне иркәләвен әйтте.
Аның чыгышыннан да биредә белемле дин әһелләре әзерләү мәсьәләсе читтә калмады. Аның фикеренчә, кирәк булган очракта белгечләр чакырырга да мөмкин. Ә тандем буларак, РИУ, КФУ, ТР Фәннәр академиясе карала.
Шуннан соң М.Шәймиев Болгарны борынгы шәһәр буларак таныту юнәлешендә алып барыла торган эшләр белән таныштырып үтте. "Без бөтен дөнь өчен ачылабыз", - диде ул җыенда катнашучыларга.
Аннан соң Ак мәчет төзелешенә зур өлеш кертүчеләргә ТР Президенты Рәмәт хатлары, "Яңарыш" фондының Рәхмәт хатларын тапшырылды.
Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе Шәйхелислам Тәлгать Таҗетдин Ак мәчетнең ачылышы белән тәбрикләп, бу эшләрнең дәвамлы булуын теләде. "Халык моннан өзелмәсен, алдагы көннәрне дә шатлыкта үткәрергә язсын", - диде мөфти.
Россия мөфтиләре советы рәистәше М.Бибарсов, җыенда катнашучыларны бәйрәм белән котлап, биредә бик күп биналарның төзелүен, аларның нур булып киләчәк буыннарга юл күрсәтсен дигән теләк белдерде. Болгарның тарихи урын булуын белдереп, ул 922 елда Идел Болгарстаны тарафыннан кабул ителгән ислам дине белән бүгенге көнгә элемтәнең сакланып калуын белдерде.
"Бу символ гына түгел,берләшү урыны да булсын. Моннан нур чыксын һәм киләчәк буыннарга йөз тотсын. Мәңге китми торган байлыкларны ныгытучы булсын. Эшләгән эшләр Аллаһы ризалыгы өчен булсын", - диде М.Бибарсов.
Изге Болгар җыенында катнашучыларны шулай ук Төркия Республикасының Дин эшләре буенча идарә башлыгы Мәхмәт Гермез, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Илдус хәзрәт Фәизов, АКИБАНК ААҖ советы рәисе Илдар Галәветдинов һәм башкалар сәламләде. Ахырдан күмәк дога кылынды.
Тантаналы өлештән соң кунаклар Ак мәчетне карады, шәйхелислам резиденциясендә һәм Истәлек билгесендә булды, Җәмигъ мәчетендә өйлә намазын укыды.
Ак мәчет комплексы Болгар музей-тыюлыгының Көньяк капкасы янында төзелгән. Ул Болгарга керү юлына якын урнашкан, әйләнә-тирәдәге табигать матурлыгына ямь өстәп тора.
Комплекс ислам архитектурасының иң яхшы үрнәкләрен берләштерүче җыелма композициядән гыйбарәт, биредә мәчеттән тыш мөфти хәзрәтләренең резиденциясе һәм мәдрәсә дә бар.
Мәчет бинасы өч гөмбәз һәм 46,5 метр биеклектәге ике төз манарадан тора. Төп гөмбәзнең диаметры - 10 метр. Ә мәчет эчендәге гөмбәз биеклеге - 17 метр. Аның барабанында төсле пыялалардан торган 16 тәрәзә урнаштырылган. Минтимер Шәймиев тәкъдиме белән, мәчет манаралары Мәдинә шәһәрендәге Мөхәммәт пәйгамбәр мәчете манараларына охшатып ясалган. Болгарга килүчеләр үзләрен шул изге мөселман җирендә булып кайткан кебек хис итәчәк.
Мәчет диварлары традицион декоратив элементлар - лалә чәчәге, арабеска, мукарнас һәм геометрик орнаментлар белән бизәлгән. Биеклеге 4,5 метр булган төсле пыялалы тәрәзәләр бинаның эчендә аерым бер күркәмлек тудыра. Ике өлештән торган гыйбадәт бүлмәсендәге барлык мәйдан бертигез яктыртыла. Бер үк төстә булган дивар һәм гөмбәзнең агачтан эшләнгән элементлар белән бизәлүе үзенә күрә бер матурлык өстәп җибәрә.
Гыйбадәт бүлмәсенең мәйданы - 180 квадрат метр. Антресоль мәйданы 100 квадрат метрны тәшкил итә. Намаз бүлмәсендә диаметры 25 метрлы люстра эленгән.
Мәчетнең төп ишеген әйләндереп торучы 20 колонна ярым ай рәвешендә ясалган.
Биналар каре формасында урнашкан. Мусалла, ягъни 1500 квадрат метрлы ачык урында урнашкан гыйбадәт мәйданы, 88 колоннадан торган арка белән әйләндерелгән. Аны парктан 5 баскыч аерып тора. Ишек янында намаз алдыннан тәһарәт алуны символлаштыручы фонтан бар. Ачык һавадагы арка бирегә килүчеләргә табигать матурлыгын һәм борынгы Болгардагы археологик казылмалар күренешен ача.
Мәчет каршындагы мәйдан гранит белән түшәлгән, Чахар-бах мотивлары буенча бакча рәвешендә ясалган, дөньяның төрле елгалары белән 4 өлешкә бүленгән.
Киләчәктә комплекс янына җиләк-җимеш агачлары, чәчәкләр утырту күздә тотыла. Шулай ук Ак мәчет комплексын чагылдырып торачак күл ясау да ниятләнә.
Мәчет төзелешенә 35 тән артык оешма җәлеп ителгән. Төзү эшләренә барлыгы 1000 нән артык кеше катнашкан. Бер үк вакытта 350 дән артык кеше эшләгән вакытлар да булган. Төзүчеләр хезмәте аеруча мактауга лаек. Мактауларның иң зурысы - Белорусия белгечләренә. Проект авторы Сергей Шакуров сүзләреннән күренгәнчә, «Исакидис Гранитис» оешмасы архитектура детальләрен ясау һәм монтажлау, бинаның тышын мәрмәр һәм гранит белән ябыштыру кебек эшләрне кыска вакыт эчендә югары сыйфат белән иҗади башкарып чыккан.
Ак мәчет төзелешендә күп төрле материаллар кулланылган. Мәсәлән, катлаулы бизәкләр төшерелгән имән ишекләр, Тиффани техникасы нигезендә ясалган төсле пыялалар. Гөмбәзе үзенчәлекле полимер материаллардан тора. Төзелештә «Боттичино семиклассико» мәрмәре кулланылган.
Төзелешнең иң җаваплы этапларының берсе - мәчет манарасын кую булган, чөнки манараның биеклеге - 46,5 метр. Мәчетне мәрмәр һәм гранит белән тышлау да катлаулы эшләрдән санала. Манара спираль рәвешендәге мәрмәр кисәкләр белән бизәлгән, һәр кисәкнең уртача авырлыгы - 250 килограмм. Гомумән алганда, манараның йөзлеге 900 кисәктән тора.
Болгар җирендә ислам диненең яңарышын чагылдырган Ак мәчет төзелеше биредә алып барылган проект эшләренең әһәмиятле өлеше булып тора. Киләчәктә Ак мәчет Җәмигъ мәчете кебек мөселманнарны берләштерүче үзәк булачак.
Әлбәттә, Болгарда мондый зур гыйбадәт комплексын төзү - Татарстан һәм Россия ислам җәмәгатьчелеге өчен зур тарихи вакыйга. Чөнки бу җирдә ислам һәм мәгърифәтчелек үзәге кабат эшли башлый. Биредә мәчет белән беррәттән мәдрәсә дә булачак. Болгар җирендә шәкертләрнең булуы буыннар бәйләнешен һәм Болгарда ислам диненең яңаруын күрсәтәчәк.

Ак мәчет комплексын ачканнан соң мөфти резиденциясендә Татарстан Президенты белән ТР Дәүләт киңәшчесе мөселман лидерлары белән очрашты. Рөстәм Миңнеханов имамнарга Татарстанга хөрмәт белдерүләре һәм бәйрәмдә катнашулары өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук Болгар һәм Ак мәчет төрле илләр һәм төбәкләр мөселманнары өчен очрашу мәйданчыгы һәм төрле мәсьәләләр буенча фикер алышу, мөселманнарны берләштерү һәм каршылыкларны бетерү урыны булачагына ышаныч белдерде.

"Татар-информ"

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 октября 2017 в 14:24
    Защити себя!