Алабуга нуры

Борынгы рецепт буенча чәй әзерләү, халык уеннары, фото зоналар: алабугалыларны Иван-чәй фестиваленә чакыралар

Ул 24 июльдә булачак.

24 июльдә 11.00 сәгатьтә Алабуга районында Иван-чәй фестивале узачак. Бәйрәм Яңа Анзирка авылында оештырыла. Чараны оештыручылар авылның матур урынына чәй, уеннар, әйлән-бәйлән һәм җыр сөючеләрне бөтенхалык бәйрәменә чакыра.

Фестиваль программасында:
— Ярминкә
— Иван-чәй, эко-продукция, халык кәсебе әйберләре
— Автор этник киеме күргәзмәсе (сату)

Бәйрәм кунаклары өчен:
— «Татарстан Чәйләре» фото-күргәзмәсе
— «Халык чәе» фото зонасы
— Интерактив / концерт-бию программасы:
— Җыр
— Бию флешмобы
— Әйлән-бәйлән
— Балалар һәм өлкәннәр өчен халык уеннары
— Чәй эчемлеген уртак әзерләү (махсус агач такталарда)
— Чәй эчемлекләрен татып карау
— Мастер-класслар

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: