Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Бу көздә 80нән артык Алабуга егете Ватаныбызны якларга китәчәк

1 октябрьдә Россиядә гражданнарны хәрби хезмәткә көзге чакырылыш башланды.

Бу көздә 80нән артык алабугалы хәрби хезмәткә китә. Алабуга шәһәре һәм Алабуга районы хәрби комиссары Николай Битюков сүзләренә караганда, егетләр Оборона министрлыгының Кораллы көчләрендә һәм хәрби хезмәт каралган башка Федераль органнарда хәрби хезмәт үтәчәкләр. Хәрби хезмәткә алынучыларның төп өлеше коры җир гаскәрләрендә һәм Милли гвардия федераль хезмәтендә хезмәт итәчәк.
Хәрби комиссариатның чакыру пунктында барьер контроле оештырылган, анда тән температурасын контактсыз үлчәү һәм кулларны антисептик белән эшкәртү үткәрелә, шуннан соң армиягә чакырылучыларның хәрби хезмәткә яраклылыгы турында карар чыгарыла. Аннары хәрби хезмәткә чакырылучылар белән һөнәри психологик сайлап алу буенча чаралар үткәрелә.
Көз көне хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле кешеләрнең берсе — 20 яшьлек Мөнир Әхкәмиев. Ул инде белем алып өлгергән һәм элиталы гаскәрләрдә хәрби хезмәт үтәргә тели. Ул һәр ир-ат армиядә хезмәт итәргә тиеш, дип саный.
Хәрби хезмәткә алабугалы Роман Епанешников та китәргә җыена. Егет хәрби хезмәткә чакырылуга бәйле чаралар үткән һәм үз Ватанының сакчысы булырга әзер.
Коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә чакырылышны куркынычсыз оештыру өчен СOVID-19 таралуга каршы көрәш чаралары күрелгән. Җыелу пунктына китәр алдыннан һәр хәрби хезмәткә чакырылучы коронавирус инфекциясенә тикшереләчәк. Казанда, җыелу пунктына килгәч, кандагы вирусны ачыклауга чираттагы анализ ясала, өстәвенә, төрле районнардан армиягә чакырылучылар зарарлану куркынычын булдырмау өчен, үзара элемтәгә кермиләр.
Хәрби хезмәткә алынучыларны Татарстан Республикасы җыелу пунктына беренче озату 18 октябрьгә планлаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев