Алабуга нуры

Бәйрәм бүләге

Район башлыгы Геннадий Емельянов 23 февраль һәм 8 март бәйрәмнәре уңаеннан пенсионерларга матди ярдәм күрсәтергә дигән карар кабул итте.

Яшь буенча ялга чыккан пенсионерларга җирле казна исәбеннән 200әр сум биреләчәк. Районда мондый пенсионерлар 14 меңнән артып китә. Ватанны саклаучылар көненә һәм 8 март бәйрәменә багышланган чәй табыннары мәктәпләрдә оештырылачак. Монда пенсионерларга бүләкләр биреләчәк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: