Алабуга нуры

Чаллы күперендә хәрәкәтне 6 сентябрьдә ачарга вәгъдә итәләр

Мондый мәгълүмат күперне ремонтлау буенча оператив киңәшмәдә яңгырады.

Түбән Кама ГЭСы күперендә ике яклы тулы хәрәкәт 6 сентябрьдә ачыла.Мондый мәгълүмат күперне ремонтлау буенча оператив киңәшмәдә яңгырады. 

Генераль подрядчы хәбәр иткәнчә, юл эшчеләре тәүлек әйләнәсе эшли. Әлегә хәрәкәт югары пролет буенча һәр юнәлештә оештырылган. 

Шулай ук машина йөртүчеләр урап узу вариантыннан файдалана ала: Алексеевск — Чистай — Кама Аланы — Түбән Кама — Яр Чаллы.

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов эш барышын Чаллыга барып тикшерәчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: