Алабуга нуры

Черкас авылында Бөек Ватан сугышы геройларына һәйкәл куелачак

Һәйкәл эскизын әзерләгән, исемлекләр төзелгән инде.

Халыкны шәхси мәсьәләләр буенча чираттагы кабул итү барышында район башлыгына Черкас авылында туып-үскән абзый мөрәҗәгать итте. 86 яшьлек Аркадий Грачев район җитәкчесенә сугыш чоры балаларына, сугышта һәлак булган катнашучыларга, тыл хезмәтчәннәренә стенд урнаштыруда матди ярдәм күрсәтү проблемасын күтәрде. Пенсионер исемлекләр төзегән һәм һәйкәл эскизын әзерләгән инде.

Рөстәм Нуриев стендны әзерләү һәм урнаштыруга финанслау киләсе елның көзенә планлаштырыла, дип аңлатты.

Җир бүлеп бирү эшләре хәзер үк башланачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: