Алабуга нуры

Чисталык булсын

Алабугада яшәүче шәхси йорт хуҗаларына көнкүреш калдыкларын чыгару буенча килешү төзергә кирәк.

Жителям Муниципаль тикшерү бүлеге һәм район башкарма комитеты шундый чакыру белән мөрәҗәгать итте. Андый килешүнең булырга тиешлеге Шәһәрне төзекләндерү кагыйдәләрендә каралган. Аны үтәмәүче гражданнарга карата административ штраф салынырга мөмкин. Аның күләме 2 мең сумнан 3,5 мең сумга, вазифаи затларга 15 меңнән 30 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 меңнән 500 мең сумга кадәр җитә. Райбашкарма комитетыннан хәбәр итүләренчә, тәртип бозу кабатланган очракта, штраф күләме икеләтә арта.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: