Алабуга нуры

Дамир Фәттахов #нашизащитники акциясенә старт бирде

Министр үзенең Instagram социаль челтәрендәге шәхси битендә әтисе белән хәрби формада төшкән фотосурәтен урнаштырды.

Татарстан Яшьләр эшләре буенча министр Дамир Фәттахов #нашизащитники акциясенә старт бирде. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
Министр үзенең Instagram социаль челтәрендәге шәхси битендә әтисе белән хәрби формада төшкән фотосурәтен урнаштырды һәм әтисенең аның тормышында нинди роль уйнавы турында сөйләде. Ул якынлашып килүче бәйрәм турында искә төшерде һәм Ватанны саклаучыларны бәйрәм белән котларга чакырды.
Дамир Фәттахов белдерүенчә, ир-егетләр тормышында әти бәяләп бетергесез роль уйный.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: