Алабуга нуры

Дамир Фәттахов яшьләр сәясәте өлкәсендә йогынтылы акторлар унлыгына кергән

Рейтингны төзегәндә кешенең шәхси йогынтысы, ресурс һәм лоббистик мөмкинлекләре исәпкә алынган. 

Татарстанның яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов 2020 елда Россиянең яшьләр сәясәте өлкәсендә йогынтылы акторлар унлыгына кергән.

Фәттахов төбәк министрлары арасыннан бу исемлеккә кергән бердәнбер кеше. Бу хакта мәгълүмат Telegram-каналда басылган. 

Рейтингны төзегәндә катнашучыныж шәхси йогынтысы, ресурс һәм лоббистик мөмкинлекләре исәпкә алынган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: