Диния нәзарәте Корбан бәйрәмен уздыру тәртипләрен һәм корбан чалу урыннарын билгеләде

20 июльдә, зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә, мөселманнар Корбан бәйрәмен билгеләп үтәчәк.
Бу уңайдан Татарстанның барлык мәчетләрендә Корбан гаете намазын кояш чыгып 30 минут узгач уку тәкъдим ителә. (Мисал өчен, 20 июль көнне кояш башкалабыз Казанда 03.27 сәгатьтә, Актанышта 03.07 сәгатьтә, Иске Чүпрәледә 03.39 сәгатьтә чыга. Шуңа кояш чыгу вакытларына игътибарлы булу сорала!)
Башкала мәчетләрендә корбан гаете түбәндәге тәртиптә үтәчәк:
02.30 — иртәнге намаз;
02.45-03.30 — Коръән укылу;
03.30-04.00 — гает вәгазе укылу;
04.00 — гает намазын уку;
04.05 — гарәп телендә хөтбә, Коръән укып дога кылу.
04.30 — корбан чала башлау.
Казан шәһәрендә корбан чалу 16 урында башкарылачак. Республиканың башка зур шәһәрләрендә махсус урыннар мөхтәсибәт белән килештерелә, дип хәбәр итә диния нәзарәте матбугат үзәге.
Корбан нисабының күләме — 595 грамм көмеш бәясенә тиң, бу 36 мең сум дигән сүз. Россия Үзәк банкы мәгълүматы буенча, 19 июнь көненә 1 грамм көмеш бәясе 61,27 сум тора.
Гарәфә көнендә (19 июльдә) иртәнге намаздан башлап, зөлхиҗҗә аеның 13 нче көнендәге икенде намазын да (23 июль) кертеп, егерме өч фарыз намазның һәркайсыннан соң сәлам биргәч, Аллаһы Тәгаләне олылап, Аны данлап, өч мәртәбә: «Аллаһү әкбәр, Аллаһү әкбәр. Ләә иләәһә илләллааһү вәллааһү әкбәр. Аллааһү әкбәр вә лилләәһил-хәмд» дип тәкбир әйтү мәҗбүри була (хатын-кызлар тәкбирне эчтән әйтә). Бу — Тәшрикъ көннәре дип атала. Имам вә җәмәгать белән намаз укыганда тәкбирнең вәҗиб булуының мәгънәсе — адәм балалары Җир йөзенә яшәр өчен яратылды, адәм каны коелмасын, хайван каны гына коелсын дип сөенечтән тәкбир әйтүдәдер.
Чыганак: Шәһри Казан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
27 май 2022 - 09:03«Алабуга нуры»на ташлама белән язылып булачакГазеталарга почта бүлекчәләрендә язылырга була.6900
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.49000
-
25 май 2022 - 16:45Фатир бәдрәфендә бер метр озынлыктагы ак елан килеп чыккан Табылдык елан — Амур полоз-альбиносы дип атала11600
-
25 май 2022 - 14:40Алабугада 14 яшьлек мотоциклчы автобуска бәрелеп үлгән аварияне видеокамера төшереп алган Алабугада вахта автобусы һәм 14 яшьлек мотоциклчы катнашындагы юл һәлакәте видеокүзәтү камерасына эләккән.10400
-
27 май 2022 - 17:08Майның соңгы ике көнендә бакчага чыкмагыз! Бу ялларда утырту эшләрен төгәлләгез.8901
-
25 май 2022 - 16:03Хөкүмәт хезмәткә түләүнең минималь күләмен һәм пенсияне 10 процентка арттыруны килештерде Хәлиткеч карарны РФ Президенты Владимир Путин кабул итәчәк.8500
-
26 май 2022 - 07:02Геркулес — бакча үсемлекләре өчен файдалы Помидор һәм борычларга шундый ашлама сипсәң, черектән котылып булачак.8200
-
26 май 2022 - 08:24Алабугада «Иминлек каешы» профилактика чарасы башланды Алабуга автоинспекторлары юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү зарурилыгы турында искә төшерә.8100
-
26 май 2022 - 13:45Алабугада яшүсмерләр машина урлаган Бу хакта җирле полиция бүлегендә хәбәр итәләр.7700
-
26 май 2022 - 16:41Чаллы табиблары энә йоткан балаларны коткарган Яшүсмерләр инде өйләренә чыгарганнар.7700
-
27 май 2022 - 15:32«Күбәләк кебек җәннәт болытлары өстендә очып йөридер» — Алабугада мотоциклчы үсмер вафат «Интертат»ның әлеге фаҗига турында язмасын тәкъдим итәбез.7700
-
25 май 2022 - 13:40Алда безне тагын озын яллар көтә Россиядә киләсе озын яллар июнь аенда булачак.7500
-
27 май 2022 - 13:15АО «Транснефть – Прикамье» провело плановое масштабное пожарно-тактическое учение на НПС Цель – отработка действий при тушении условных пожаров.7100
-
25 май 2022 - 15:12Алабуга акыллы шәһәрләр бишлегенә керде Рейтингның беренче бишлегенә Татарстанның берьюлы ике шәһәре — Казан һәм Алабуга керде.6900
-
27 май 2022 - 09:03«Алабуга нуры»на ташлама белән язылып булачак Газеталарга почта бүлекчәләрендә язылырга була.6900
-
25 май 2022 - 10:46АО «Транснефть — Прикамье» провело технический семинар молодых специалистов в Татарстане В нем приняли участие 30 молодых специалистов из пяти филиалов и аппарата управления АО «Транснефть — Прикамье».6800
-
26 май 2022 - 13:14Алабугалыларны «Сабантуй сылуы-2022» конкурсында катнашырга чакыралар Төп шарт — татар телен белү.6700
-
25 май 2022 - 08:20Алабуга районы сулыкларында 15 браконьерлык челтәре алынды «Рыбе быть!(Балык булсын!)» акциясе кысаларында Нократ һәм Иске Кама елгасы үзәнендә ясалма уылдык чәчү урыннары урнаштырылган.6600
-
26 май 2022 - 11:41Алабуга үзәк хастаханәсенә яңа эндовидеохирургия комплексы кайтты Яңа җиһазлар конкурста җиңгән өчен бирелде.6600
-
26 май 2022 - 16:22Алабуга уку йортларының берсендә Мәрҗани исемендәге татар теле кабинеты ачылды 10нчы күп профильле лицейда әлеге кабинетны ачуда хәйриячеләр өлеше зур.6600
-
27 май 2022 - 10:20Кайбер пенсионерларга бүгеннән 20 мең сум күләмендә бер тапкыр акча биреләчәк Матди ярдәм күләме өлкән яшьтәге кешенең яшенә бәйле.6600
-
27 май 2022 - 16:47Эдуард Касыймов: җир язмышы, кеше язмышы «Алабуга нуры» газетасы «Мәшһүр кешеләр» проекты кысаларында, безнең шәһәр белнә бәйле тагын бер күренекле шәхесне искә төшерә.6500
-
27 май 2022 - 06:1527 майга йолдызнамә (2022) Бу көнне Зодиак билгеләренең барысына да шәхси тормышларына игътибарлырак булырга кирәк.6200
-
27 май 2022 - 07:25Йомырка пешкән суны помидорга сибәргә киңәш итәләр Тик бөтен яшелчәгә дә ул су ярап бетми.6200
-
27 май 2022 - 12:47Минсельхоз России объявляет предварительный отбор заявок проектов на развитие сельского туризма «Агротуризм» на 2023 год Телефоны для консультаций: 8(843)221-76-54.5700
-
26 май 2022 - 14:41«Алабуга нуры»на ташлама белән язылып була Газеталарга почта бүлекчәләрендә язылырга була.5600
-
27 май 2022 - 11:41«Алабуга нуры» газетасы редакциясендә «Элеккечә түгел без генә» китабы сатыла Рәфкать Шаһиевның «Элеккечә түгел без генә» китабы Казан утлары китапханәсенең уникенче китабы.5600
-
27 май 2022 - 14:36Алабуга урамында музыкант һәм гашыйклар фигуралары барлыкка килде Аларны Тынычлык проспектында урнаштырганнар.5400
-
28 май 2022 - 08:05Алабугада 1 июньдә узачак бәйрәм чарасының афишасы Сәгать 10.00дә «Чебурашка» паркында Балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм чарасы узачак.2400
-
28 май 2022 - 09:20Алабугада футбол буенча Татарстан Республикасы Кубогының 1/8 финалы үтте Шәһәрнең Үзәк стадионында «Алабуга» һәм «Әлмәт» командалары арасында футбол матчы булды.2300
-
28 май 2022 - 10:30Алабуга укучылары мәктәп белән саубуллашты Кыңгыраулы мәктәп еллары белән саубуллашыр вакыт та килеп җитте. Шул уңайдан сораштыру үткәрдек.1400
-
28 май 2022 - 11:30Алабугалы Диләрә Кашапова «Anatoly Karpov Chess Cup» шахмат турнирында 2нче урын алды Диләрә ике ел элек шахмат белән шөгыльләнә.100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алабуга нуры (Луч Елабуги)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47504 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Качаева Сабина Равильевна
Адрес редакции: 423602, Республика Татарстан, Елабужский район, г. Елабуга, ул. Строителей, д. 16а
Телефон редакции: (85557) 3-81-11
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика