Дөньяны сезнең күзләр белән күрәбез: Фәрит Мөхәммәтшин матбугат көне белән котлады

13 гыйнварда журналистлар, редакторлар, нәширләр һәм полирафистларның һөнәри бәйрәме билгеләп үтелә.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин татарстанлыларны Россия матбугаты көне белән котлады. Котлау мөрәҗәгате ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте порталында урнаштырылган.
«Хөрмәтле массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре, журналистлар һәм редакторлар, нәширләр һәм полиграфистлар, ветераннар һәм яшь каләм тибрәтүчеләр! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез — Россия матбугаты көне белән котлыйм!
Кызыксыну, эзләнү һәм чын мәгънәсендә граждан булуның нык традицияләре, иҗат хөрлеге һәм җаваплылык, мәгълүматның актуальлеге һәм укучы белән һәрвакыт тыгыз элемтәдә тору — болар барысы да илебез матбугатының үзенә генә хас үзенчәлекләре. Шуңа күрә дә журналистиканы кайчакта сәнгать дип тә, «дүртенче хакимият» дип тә атыйлар. Танылган сүз осталары, публицистика даһиләре яңалыкларны «тудыру» яисә агымдагы вакыйгаларны яктырту белән генә чикләнми. Алар каләменнән төшкән һичшиксез әдәби дәрәҗәгә һәм сәнгати кыйммәткә ия текстлар көн кадагындагы мәсьәләләрне формалаштыра, җәмгыятьнең кәефенә йогынты ясый, үз позицияңне булдыруга өнди. Тере, тәэсирле тел белән язылган, мисаллар белән расланган һәм теманы һәрьяклап тулысынча яктырткан мәкаләләр күтәрелгән проблемаларны тирәнтен өйрәнүгә, танып белүгә һәм укуга этәргеч бирә, халыкның гомуми мәдәни дәрәҗәсен үстерә.
2021 ел республикабызда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Татарстанда 170тән артык милләт вәкиле яши. Һәм массакүләм мәгълүмат чаралары өчен бу — киң аудиторияне шушы халыкларның тарихы, үзенчәлекле мәдәнияте һәм тел байлыгы, күпгасырлык традицияләре һәм гореф-гадәтләре белән якыннанрак таныштыру өчен гаять бай мәгълүмат чыганагы. Безнең уртак максатыбыз — ватанпәрвәрлекне, үзебезне чын граждан итеп тоеп, бердәм булу хисен, Ватаныбызга һәм кече ватаныбызга мәхәббәт тәрбияләү, милләтләр һәм диннәр арасындагы тынычлыкны һәм татулыкны ныгыту. Бөтенроссия халык санын алу алдыннан бу мәсьәләләрне массакүләм мәгълүмат чараларында яктырту бигрәк тә мөһим.
2021 ел шулай ук 8 нче чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасына сайлау елы да. Һәм алда безне күпсанлы иҗтимагый һәм спорт чаралары, халыкара форумнар һәм конференцияләр көтә... Дәвам итә торган пандемия кризисын исәпкә алып, әлеге вәзгыятьне кирәгеннән артык күпертмичә яктырткан сыйфатлы һәм оператив материалларда ихтыяҗ бар. Реаль чынбарлык күп очракта онлайнга күчкән четерекле чорыбызда без дөньяны нәкъ менә сезнең күзләр аша күрәбез! Медицина хезмәте күрсәтү һәм дарулар белән тәэмин итү мәсьәләләрен, дәүләтнең социаль ярдәм чараларын һәм аның бизнеска ярдәм итү юлларын объектив һәм үз вакытында аңлатуыгыз безгә бик кирәк.
Кадерле дуслар! Тагын бер кат һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм. Барыгызга да бетмәс-төкәнмәс иҗади куәт, яңа кызыклы проектлар, акыл һәм йөрәк аша үткәреп язылган тирән эчтәлекле мәкаләләр телим. Исәнлек-саулык, иминлек һәм бәхет сезгә!", диелгән Фәрит Мөхәммәтшин мөрәҗәгатендә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
18 апрель 2021 - 09:00Алабугада торак йортларны ремонтлауга керештеләрБыел Алабуга районында капиталь төзекләндерү программасын тормышка ашыру кысаларында 26 торак йортны ремонтлау планлаштырыла.1600
-
15 апрель 2021 - 14:23КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #19 / "Ө" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.71900
-
15 апрель 2021 - 15:29Алабуга Үзәк китапханәсендә «Татар китабы» күргәзмәсе эшли Ул татар әдәбияты айлыгы кысаларында оештырылган.12600
-
15 апрель 2021 - 16:20Алабуга балалар йортында тәрбияләнүчеләр төшергән мультфильмнар «Шаян ТВ»да күрсәтеләчәк Һәр мультфильм тәрбия кыйммәтенә ия булган кыска тарихтан гыйбарәт.11400
-
15 апрель 2021 - 10:14Аксубайда газ белән агуланып, дүрт кеше һәлак булган Беренчел фаразлар буенча, гаилә газ белән агуланган.11000
-
16 апрель 2021 - 15:36Алабугада спортны үстерү секторының яңа мөдирен тәкъдим иттеләр Бу вазифаны хәзер Александр Глазистов үти.10800
-
16 апрель 2021 - 16:53Алабугада шимбә өмәсе узачак 17 апрельдә 9.00 сәгатьтә шәһәрдә шимбә өмәсе була.10700
-
15 апрель 2021 - 09:17Бөек Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан Бөек Ватан сугышы ветераннарына 10 мең сум акча түләнәчәк Әлеге дәүләт ярдәме пенсиягә кушылып киләчәк, аны апрельдән үк түли башлаячаклар.10400
-
15 апрель 2021 - 13:59Алабуга территориаль иҗтимагый үзидарәләре грантка ия булды Алабуганың 8 территориаль иҗтимагый үзидарәсе иң яхшы дип табылды.9600
-
15 апрель 2021 - 13:10Россиялеләр быел май бәйрәмнәрендә ничек ял итәчәк Гомумән алганда, россиялеләр алты көн ял итәчәк.8800
-
15 апрель 2021 - 09:33Татарстанда температураның +25 градуска кадәр күтәрелүе көтелә Төнлә, 15 апрельдә термометрның терекөмеш баганасы урыны белән 0 градуска кадәр төшәчәк.8500
-
15 апрель 2021 - 12:04Татарстанда 33 кеше коронавирус йоктырган Алабугада COVID-19 йоктыручылар теркәлмәгән.8400
-
17 апрель 2021 - 19:02Татарстанда коронавирустан тагын дүрт кеше үлгән Пандемия башланганнан бирле 17 апрельгә COVID-19дан үлүчеләр саны 446 кешегә җиткән.8300
-
16 апрель 2021 - 08:05Татарстанда коронавирустан ике хатын-кыз һәм бер ир-ат үлгән Пандемия башланганнан бирле 15 апрельгә COVID-19дан үлүчеләр саны 442 кешегә җиткән.7500
-
16 апрель 2021 - 09:30Алабугада «Осталар ярминкәсе» ачыла Ярминкә тантаналы рәвештә 17 апрельдә сәгать 12.00дә Ленин мәйданында ачылачак.7500
-
16 апрель 2021 - 15:00Район газетасына языл һәм ювелир кибетенә сертификат от «Алабуга нуры» яисә «Новая Кама» район газеталарына 2021 елның II яртыеллыгына язылу рәсмиләштергән укучылар арасында бүләк уйнатыла.7500
-
16 апрель 2021 - 11:25Татарстанда соңгы тәүлектә 32 кеше коронавирус йоктырган Алабугада COVID-19 йоктыручылар теркәлмәгән.7400
-
16 апрель 2021 - 14:11Татарстанлылар 2022 елда төзекләндерү өчен ишегаллары һәм җәмәгать киңлекләрен сайлаячак Иң күп тавыш җыйган территорияләрне «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» федераль программасы буенча төзекләндерәчәкләр.7200
-
17 апрель 2021 - 13:54Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 35 яңа очрагы ачыкланган Алабугада Сovid-19ны йоктыручылар теркәлмәгән.6100
-
17 апрель 2021 - 15:0030 апрельгә кадәр декларация тапшырырга онытмагыз 2021 елның 30 апреленә кадәр гражданнарга 3-НДФЛ формасы буенча декларация тутырырга һәм салым органнарына тапшырырга кирәк булачак.6100
-
17 апрель 2021 - 13:44Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов коронавирустан прививка ясатты Бу хакта ТР Президенты шимбә киңәшмәсендә хәбәр итте.5600
-
16 апрель 2021 - 13:14Алабуга авыл хуҗалыгы предприятиеләре язгы кыр эшләренә әзер Быел чәчүгә әзерлек сыйфаты моңа кадәр булган күрсәткечтән югарырак.5200
-
17 апрель 2021 - 13:00Алабугада ветераннарның фатирларын төзекләндерәчәкләр Быел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгы алдыннан ветераннарның фатирларына ремонт ясалачак.5100
-
17 апрель 2021 - 14:00Район газетасына языл һәм зәркән кибетенә сертификат от «Алабуга нуры» яисә «Новая Кама» район газеталарына 2021 елның II яртыеллыгына язылу рәсмиләштергән укучылар арасында бүләк уйнатыла.5100
-
17 апрель 2021 - 08:55Алабугада Көмеш чишмә төзекләндереләчәк Әлеге мәсьәлә район башлыгының шәхси сораулар буенча кабул итүендә яңгырады.4200
-
16 апрель 2021 - 10:37Татарстанда салкын фронт йогынтысында һава торышы үзгәрде Республикада салкын һава торышы урнашты.3800
-
17 апрель 2021 - 16:00Алабугада «Россия балалары» Бөтенроссия акциясе тәмамланды Акция балигъ булмаганнарның психоактив матдәләр куллану очракларын иртә ачыклауга юнәлдерелгән.3800
-
18 апрель 2021 - 12:15Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 36 яңа очрагы ачыкланган Алабугада Сovid-19ны 1 кеше йоктырган.3300
-
18 апрель 2021 - 16:001 апрельдән балаларны беренче сыйныфларга яздыру башланды Әгәр элек булачак беренче сыйныф укучыларының әти-әниләреннән гаризалар 1 февральдән дә соңга калмыйча кабул ителә башласа, хәзер гаризаларны 1 апрельдән генә бирергә мөмкин.2800
-
17 апрель 2021 - 10:00Алабугада «Адымнар» торак комплексы булачак Алабуганың 4/5 микрорайонында Мәрҗани һәм Бакый Урманче урамнары чатында яңа торак комплексы төзеләчәк. Ул 4-5-6, 4-5-21, 4-5-8 адресы буенча арадаш кишәрлекләрдә урнашкан өч йорттан торачак.2700
-
18 апрель 2021 - 15:00«Кабат сугыш афәтләрен күрергә язмасын» Күптән түгел Алабуга районы Илмәт авылында яшәүче Наилә Хәкимҗанова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бөтен авырлыкларны үз җилкәсендә татыган, олы тормыш юлы үткән тыл ветераны үзенең истәлекләре белән уртаклашты.2400
-
18 апрель 2021 - 14:00Район газетасына язылсаң, бүләккә орлык ал 12 апрельдә башланган «Һәр язылучыга — орлык» акциясендә катнашырга чакырабыз.2300
-
18 апрель 2021 - 10:00Һәркемнең мөмкинлеге бар 2022 елда Казанда Бөтендөнья Махсус кышкы Олимпия уеннары булачак. «Астра» сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәге Олимпиадага әзерләнүгә кереште.2200
-
18 апрель 2021 - 09:00Алабугада торак йортларны ремонтлауга керештеләр Быел Алабуга районында капиталь төзекләндерү программасын тормышка ашыру кысаларында 26 торак йортны ремонтлау планлаштырыла.1600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алабуга нуры (Луч Елабуги)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47504 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Качаева Сабина Равильевна
Адрес редакции: 423600, Республика Татарстан, г. Елабуга, ул. Строителей, д. 16а
Телефон редакции: (85557) 3-81-11
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика