Алабуга нуры

Документларсыз ит

Чаллының "Тула-1" постында ЮХИДИ хезмәткәрләре ун дуңгыз түшкәсе булган автомобильне туктатканнар. Машина Тукай районының "Татарстан" совхозыннан Алабугага барган.

Продукциянең ветеринар документлары булмаган. Ит Тукай районы Сосновый бор поселогына кире кайтартылган, дип хәбәр итә ТРның Россельхознадзор идарәсенең мәгълүмат хезмәте. Хокук бозучыга административ беркетмә төзелгән.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: