Алабуга нуры

Дүшәмбе көнне Татарстанда томан һәм яңгыр көтелә

Бүген, 5 апрельдә, көндез 7 градуска кадәр җылылык көтелә. 

5 апрельдә Татарстан территориясендә томан, шулай ук яңгыр һәм кар рәвешендә явым-төшем көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Аязучан болытлы һава. Урыны белән зур булмаган кар һәм яңгыр рәвешендәге явым-төшемнәр булуы мөмкин", — диелә синоптиклар хәбәрендә.

Моннан тыш, уртача төньяк-көнбатыштан талгын җил, юлларда бозлавык булырга мөмкин.

Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары −3тән +2 градуска кадәр, көндез һава 2-7 градуска кадәр җылыначак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: