Алабуга нуры

Эксперт Алабуга яшүсмерләренең исән калу мөмкинлеге булмаган дип фаразлады

Чөнки аларның көймәсе баржа белән бәрелә.

Бәйсез эксперт Виктор вакыйганы болай аңлата. Ул Пермьдә капитан-механиклар курсларын тәмамлаган һәм суднолар эшенең теориясен һәм практикасын яхшы белә. Ул елга буйлап моторлы резин көймәдә йөзеп йөргән яшь парны еш күргән. Үзе дә табигатьтә ял итәргә яратканга, яшьләр күзенә чалынган.
— Көймәне алар Криушада суга төшерә иде, мин һәрвакыт гаҗәпләндем, ни өчен алар коткару жилетларыннан башка гына йөзәләр. Өстәвенә, кыз һәрчак алдагы утыргычта. Ул бит беренче карашка гына көймә уенчык, күңел ачу өчен кебек күренә. Юк. Су транспортымы, автомобильме барыннан да элек, ул —транспорт, һәм афәтнең каян киләсен беркем белми. Юристлар практикасында куркыныч чыганагы санала. Монда кагыйдәләр бозылу күренеп тора. Алар жилет кигән булса, шунда ук йөзеп чыгарлар иде, әмма... алай да исән калу мөмкинлеге булмаган, чөнки көймә баржа астына эләккән. Ул баржа һәм аны эткеч арасында калган, һәм аны Пермьгә җиткәч кенә күреп алалар. 
Кыскасы, суда да, юлдагы кебек үк, кагыйдәләр бар — эчке су юллары буйлап йөрү кагыйдәләре. Анда су транспортын йөртүченең нәрсә белергә тиешлеге язылган. Көймә моторлы булып, ишкәкләр булмаса, судно юлын кисәргә ярамый. Мотор тынса — исән калуга ышаныч юк икән.
— Егет, күрәсең, су транспортында төнлә утларның ничек януы турында берни дә белмәгән. Аларның көймәсе дә утсыз барган. Үз вакытында мин катерларда руль артындагы моторист булып эшли башлаган идем һәм ышанып әйтә алам: тәүлекнең бу вакытында берни дә аңларлык түгел. Диңгездә җиңелрәк — анда утлар күренми, биредә исә бөтен яр утлар белән тулы — Алабуга, Түбән Кама ягыннан, пристаньда да ниндидер судно, ул да яктырып тора. Шуларның кайсысының куркыныч белән янаганын сайларга кирәк. Баржага килгәндә, яшьләр аны күрмәгән дә. Баржа барганы ишетелми, шулай да ул шактый тиз хәрәкәт итә. Аның тормоз юлы бик озын. Һәм 150 метр озынлыктагы судно кинәт кенә берничек тә туктап кала алмый. Баржа навигация билгеләре буйлап бара. Аны Пермьдә генә аералар. Ничек шундый яшь кешеләрне моторлы көймәдә төнлә чыгарып җибәреп була, җитмәсә, коткару жилетларсыз, мин шуңа шаккатам. Суда куркынычсызлык кагыйдәләрен дә белмиләр, — ди Виктор.
Танышы белән сөйләшкәндә, Виктор яшьләрнең гәүдәләре кайда булса да тыныч урында килеп чыгар, Кызыл яр тирәсендә дигән булган...
Кемдер кызның: «Кирилл, ярдәм ит!» дип кычкырганын ишеткән, диләр, ләкин моңа әһәмият итүче булмаган.
Түбән Каманың «След» эзләү-коткару отряды җитәкчесе Виталий Емельянов:
— Яшьләр коткару жилетларсыз. Коры җирдә булса табар идек, суда эзләү кыенрак. Ике көн рәттән эзләргә чыктык, 22 һәм 23 августта, нәтиҗә булмады. Беренче көнне сигез кеше 14 километрны җәяү үттек, икенче көнне 10 кеше тагын 12 километр уздык, Бәтке авылына җиттек. 
Тануынча, җиде ел эшләү дәверендә болай озакка сузылган эзләүләр — беренче тапкыр. 
Бу куркыныч хәл беркемне дә битараф калдырмады. Киләчәктә башкалар өчен сабак булыр дип өметләнәбез, чөнки су хаталарны кичерми.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: