Алабуга нуры

Enaecash «Туган тел» җырын хип-хоп стилендә башкарды

Шулай ук Enaecash тагын ике татар җырын яздырырга планлаштыра. 

Enaecash Габдулла Тукайның «Туган тел» җырын хип-хоп стилендә башкарды.

Булат Алеев (ул Enaecash песвдонимы белән билгеле) «Туган тел» җырына хип-хоп стилендәге видео яздырган. Видеоны «Яңа дулкын» ютуб-каналында карарга мөмкин.

Җырчының сүзләренә караганда, башта музыка язылган, шуннан соң гына текст өстәлгән. Әлеге трек ярдәмендә ул классик халык җырларын торгызырга тели.

Моннан тыш, Enaecash тагын ике татар җырын яздырырга планлаштыра.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: