Алабуга нуры

ФАТИРЫН ТАЛАГАННАР

Пролетар урамында яшәүче 34яшьлек алабугалы хатын-кыз полициягә аянычлы хәбәр җиткергән.

Җинаятьче аның фатирыннан телевизор, кер юу машинасы, суыткыч алып чыккан. Нәтиҗәдә, 35 мең сумлык зыян килгән. Ачыкланганча, бу хатын социаль челтәрләрдә фатирын яллауга биреп торуы хакында игълан куйган. Белдерүгә җавап биргән кеше фатирны талаган.  Тикшерү органнары тарафыннан җинаять эше кузгатылган. Оператив-эзләү чаралары бара.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: