Алабуга нуры

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре Крещение бәйрәмендә коенганда куркынычсызлык чаралары турында искә төшерә

18 гыйнвардан 19 гыйнварга каршы төндә православие дөньясы Крещение яки Богоявление бәйрәмен билгеләп үтә.

Крещение алды кичендә һәм бәйрәм көнне барлык православие храмнарында суны изгеләндерү йоласы башкарыла. Борынгы ышанулар буенча, бу көнне бөтен су да изге була һәм теләсә нинди авырулардан савыктыра. Изгеләндерелгән Крещение суы — иң изге нәрсәләрнең берсе. Крещение коенуларының хокук тәртибен һәм куркынычсызлыгын полиция хезмәткәрләре, медиклар, Кече көймәләр буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре, коткаручылар һәм янгын сүндерүчеләр тәэмин итәчәк. Бу хакта хәбәр ителә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сайтында.

Быел республика муниципаль берәмлекләре башкарма комитетлары, Татарстан митрополиясе епархиясе белән берлектә, крещение су коенуларын оештыру өчен 115 урын билгеләде, аларның 77се — ачык сулыкларда һәм 38е — 1,5 метр тирәнлектәге купельле чишмәләрдә. Ачык сулыкларда Крещение коенуларын үткәрү урыннарының барысын да җирле янгын сүндерү һәм коткару гарнизоннары бүлекчәләре карап тикшерәчәкләр. Дин әһелләренә күрсәтмәләр белән тикшерү актлары тапшырылачак, алар нигезендә Рус Православие Чиркәве һәм муниципаль районнарның башкарма комитетлары вәкилләре Крещение коенуларын максатка ярашлы рәвештә үткәрү турында килешенгән карар кабул итәчәкләр һәм ашыгыч хезмәтләр бүлекчәләрен коену сроклары турында хәбәр итәчәкләр. Ә полиция хезмәткәрләре, медиклар, Кечкенә көймәләр буенча дәүләт инспекциясе инспекторлары, янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар бу урыннарда халыкның иминлеген тәэмин итәчәк.

Җиһазландырылган купельләрдә коену белән бәйле йола чаралары вакытында гражданнарның иминлеген тәэмин итү максатларында, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт таләпләренә туры китереп, купельләр янында чират торганда 1,5-2 метр дистанция сакларга кирәк.
Шулай ук Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе кунакларга һәм республика халкына су коену йоласын үткәргәндә куркынычсызлык чаралары турында искә төшерә.

Түбәндәге очракларда суда коену киңәш ителми яки тыела:
-    коткару хезмәтләре вәкилләреннән һәм медицина хезмәткәрләреннән булмаган урыннада коену;
-    балаларның ата-аналар яки өлкәннәр каравыннан башка коенуы;
-    суга боздан сикерү;
-    купельне пычрату;
-    спиртлы эчемлекләр эчү, исерек хәлдә коенү;
-    үзең белән эт яки башка хайваннарны алып килү;
-    бозда, гардеробларда һәм киенү бүлмәләрендә кәгазь, пыяла һәм башка чүп-чар калдыру;
-    автотранспортта су коену янына килергә;
-    боздагы бәке янында бер үк вакытта 20дән артык кеше булу;
-    3 кешедән артык төркем белән коену.

Түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә киңәш ителә:
-    бәкедә коеныр алдыннан тәнне җылытырга кирәк.
— бәкегә, аякларның сизгерлеген югалтуны булдырмас өчен, уңайлы, таймый торган һәм җиңел салына торган аяк киеме белән якын килергә кирәк. Бәкегә таба барганда, исегездә тотыгыз: сукмак тайгак булырга мөмкин, шуңа күрә салмак генә барыгыз.
— суга төшү өчен баскычның тотрыклы булуын күзәтегез.
— баш мие кан тамырларын рефлектор кысылуын булдырмас өчен, башта муенны су белән юарга кирәк.
— суга кергәндә беренче тапкыр сезгә уңайлы тирәнлеккә ирешегез, ләкин йөзмәгез.
— суда 1 минуттан да артык булмаска кирәк.
— бәкедән чыгу алай ук җиңел түгел. Чыгып киткәндә култыкларга тотынмагыз, коры сөлге кулланыгыз һәм башкалар.
Кышкы йөзү түбәндәге кискен һәм хроник (кискенләшү стадиясендә) авырулар вакытында ярамый:
-тамак төбе ялкынсынулы авырулары, борынының өстәмә куышлыгы, отитлар;
-йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары;
— үзәк нерв системасы авырулары;
— эндокрин система (шикәр авыруы, тиреотоксикоз);
— күрү органнары (глаукома, конъюнктивит);
— сулыш органнары (үпкәләр туберкулезы, бронхиаль астма, эмфизема);
— сидек-җенес системасы авыруалары;
-ашказаны-эчәк тракты (ашказаны җәрәхәте алган, энтероколит, холецистит, гепатит).

Крещение су коену урыннары исемлеген тулырак Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сайтында таныша аласыз.

 

Фото: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сайтыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: