Алабуга нуры

Гаилә өчен могҗиза

“Гуляй-парк”та “Могҗизалар чемоданы” гаилә фестивале үтте.

Чара президент грантлары фонды ярдәмендә “Алабугада мәдәни мохит” проекты кысаларында үткәрелде.

Кечкенә алабугалылар өчен “Хастаханә” квесты оештырылды, анда балалар үзләрен табиб ролендә хис итте. Чарада шулай ук үзенчәлекле балалар да катнашты.

Фестивальдә мастер-класслар, уен зоналары һәм концерт программалары оештырылган иде.

Гаилә чарасында балалар ата-аналар белән бергә күп уңай тәэсир алды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: