Алабуга нуры

ИКЕ ЯШЬЛЕК БАЛА ЮГАЛГАН

Саратов өлкәсендәге Самойловск районы Красное авылында ике яшьлек малай юкка чыккан.

Тикшерү органнары аның юкка чыгу сәбәпләрен ачыклау белән мәшгуль. Бу хакта "Интерфакс" язып чыкты.

Бала кичә көндез югалган: үзе генә шәхси йорт ишегалдына чыккан һәм берникадәр вакыт аралыгында игътибарсыз калдырылган. Шуннан бирле аның кайдалыгы мәгълүм түгел. Баласын үзлегеннән таба алмаган әни кеше полициягә мөрәҗәгать иткән.

Малайны волонтерлар, авыл һәм күрше-тирә төбәк халкы эзли.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: