Алабуга нуры

Илдар Гыйльметдинов: “Бөтен Россиянең, республикадан читтә яшәүче милләттәшләребезнең игътибары Татарстанга юнәлдерелгән"

РФ Дәүләт Думасы депутаты, ничек кенә булмасын, дәүләт, җәмәгатьчелек, туган тел мохитен саклап калу йөзеннән, гаиләләргә ярдәмен күрсәтергә тиеш, ди.

Безнең өчен бүгенге сайлаулар - иң әһәмиятле вакыйгаларның берсе. Беренчедән, без Татарстан Республикасы Президентын сайлыйбыз. Шуны билгеләп үтәргә кирәк: Президент вазифасы Россия субъектларыннан безнең республикада гына калды. Бу - безнең өчен мөһим мәсьәлә.

Шуңа бәйле рәвештә, бөтен Россиянең, республикадан читтә яшәүче милләттәшләребезнең игътибары Татарстанга юнәлдерелгән.

Бу хакта бүген ТР Үзәк сайлау комиссиясенең Бердәм мәгълүмат үзәгендә РФ Дәүләт Думасы депутаты, Татар федераль милли-мәдәни мохтарияте рәисе Илдар Гыйльметдинов белдерде. Аның сүзләренчә, сайлауга баруыбыз ТР Президент вазифасын биләячәк кешегә ныклы ышаныч белдерүебезне күрсәтә.

Илдар Гыйльметдинов бүген Татарстанда республиканың муниципаль берәмлекләре вәкиллекле органнарына депутатлары сайлануының мөһимлеген ассызыклап, әлеге вазифаларга эш оештыра белә, районны алга алып бара торган кешеләр сайланырга тиешлегенә игътибар юнәлтте. Ул билгеләп узганча, бүген күп кенә вәкаләтләр җирле үзидарә органнарына тапшырыла бара, халык үзен борчыган көндәлек мәсьәләләр белән нәкъ менә аларга мөрәҗәгать итә.

Илдар Гыйльметдинов милләт өчен проблемалы мәсьәләгә тукталып, фикерен белдерде. "Еллар узу белән, туган телен - татар телен белүче балалар саны кими. Бу вазгыять Татарстан Республикасыннан читтә яшәүче милләттәшләребез арасында аеруча кискен. Алар туган телендә сөйләшми генә түгел, ә татарча аңламый да", - дип ассызыклады РФ Дәүләт Думасы депутаты. Аның фикеренчә, гаилә - телне буыннан-буынга тапшыра торган төп орган. Бүгенге шартларда исә әти-әниләр дә татар телендә аралашмый.

Ничек кенә булмасын, дәүләт, җәмәгатьчелек, туган тел мохитен саклап калу йөзеннән, гаиләләргә ярдәмен күрсәтергә тиеш, дигән фикер җиткерде Илдар Гыйльметдинов. "Милли тел булмаса, халык та булмый. Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларыннан балаларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләргә кирәк", - дип билгеләп узды ул.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 май 2018 - 16:57
    Алыштырып та, кайтарып та була Кибеттән алынган әйберне уйлаганча тиз генә алыштырып бирмиләр.
    55
    0
    0
  • 22 май 2018 - 15:18
    Росреестр күршеләр белән дуслашырга ярдәм итә Бакчада барлыкка килгән проблеманы хәл итер юллары турында Татарстан Росреестр хезмәткәре Аделя Хазеева сөйләячәк.
    41
    0
    0
  • 22 май 2018 - 15:12
    ЯЗЫЛЫРГА АШЫК! 2018 елның II яртыеллыгына “Алабуга нуры” һәм “Новая Кама” газеталарына язылу башланды.
    39
    0
    0
  • 22 май 2018 - 15:00
    Киңәшле эш таркалмас Алабугада беренче тапкыр шәһәр күләмендә ата-аналар җыелышы булды. Анда ике йөздән артык кеше катнашты. Алар арасында җәмәгать оешмалары, мәктәп һәм балалар бакчаларының ата-аналар комитеты вәкилләре бар иде.
    47
    0
    0
  • 22 май 2018 - 14:58
    18 майда Халыкара Музейлар көне үтте. Музей-тыюлык хезмәткәрләре Ленин мәйданында Музейлар көненә багышланган бәйрәм үткәрде.
    41
    0
    0
  • 22 май 2018 - 11:39
    Бүләкләделәр Бүген шәһәр киңәшмәсен Геннадий Емеләянов бүләкләүдән башлады
    50
    0
    0
  • 19 май 2018 - 12:31
    Бүген "Игътибар мотоциклист" Бөтенроссия акциясе үтә. "Төнге бүреләр" һәм мотоклуб әгъзалары акция кысаларында автомобиль йөртүчеләргә листовкалар таратты.
    53
    0
    0
  • 17 май 2018 - 17:27
    БАЛАЛАРГА ТАМАША 18 майда Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегендә “Музейлар көне – безнең бәйрәм” дип аталган сәхнәләштерелгән тамаша булачак.
    59
    0
    0
  • 23 октябрь 2017 - 14:24
    Защити себя!
Ночной режим