Алабуга нуры

Илфат Абдрахмановның апасы аның үлеме сәбәбен әйтте

Танылган диктор Илфат Абдрахманов 4 октябрьгә каршы төндә вафат булды.

"Татар-информ"ның кайбер әңгәмәдәшләре Илфат Абдрахманов концертларның берсендә COVID-19 авыруын йоктыра алган, дип саный. Икенчеләре аның үпкәдәге яман шеш авыруы булуын хәбәр итә. Әмма бу фаразларны Илфатның апасы Фирая Абдрахманова да кире какты.
Аның сүзләренә караганда, Илфат Абдрахмановның астма, үпкәләрнең эмфиземасы булган. Хастаханәгә озатылган көнне аның хәле начар була. Медицина учреждениесендә ул кислород астында өч тәүлек була. Әмма аны саклап кала алмаганнар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: