Илмәт авылында ФАП төзеләчәк

Район башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина Илмәт авылы халкын шәхси сораулар буенча кабул итте. Илмәтлеләрне юлларны төзекләндерү, клуб һәм кибет биналарын рәткә китерү, Ядегәргә газ кертү мәсьәләләре борчый.
Илмәт авыл җирлегенә керүче Ядегәр авылында яшәүче Нәсимә апа Кәримуллина сүзен рәхмәтләрдән башлады:
- Иң беренче чиратта район башлыгына зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Аның ярдәме белән тәнгә сихәт, җанга рәхәт бирә торган суга тиендек. Иртәсен-кичен суыбыз бар хәзер. Зиратыбыз каралган-төзекләндерелгән, почта, мәдәният йорты, медпункт эшенә барыбыз да канәгать. Бик рәхәт авылыбызда. Җирлек башлыгының эшенә куанып яшибез. Тик менә язын-көзен юллар җимерелә, аларга вак таш җәергә иде. Аннан соң, газ кергән күрше авылларга карап көнләшеп яшибез. Ядегәрдә күпчелек өлкән яшьтәгеләр яши, утын ташып өйне җылытулары бик рәхәт түгел. Газ үткәреп булмас микән, - дип гозерен белдерде Нәсимә апа.
Илмәт авылында яшәүче Вәлиҗан Гатауллин да юллар проблемасын күтәрде.
- Узган елда күперне төзекләндерү үтенече белән кергән идем. Рәхмәт Геннадий Егоровичка, җирлек рәисе Рәзимә Мингалиевага - күперне рәткә китерделәр. Бүген керүемнең сәбәбе: сезнең ярдәм белән юлларга "ямочный" ремонт ясап булмасмы икән? - дип мөрәҗәгать итте ул Зөлфия Сөнгатуллинага.
- Барлык җирлекләрдә дә сессияләр тәмамлангач, без барлык мөрәҗәгатьләр буенча исемлек төзибез. Нәрсәнедер беренче чиратта эшлисе булыр, ә кайберләре соңракка калып торыр. Тик ничек кенә булмасын, барлык сезнең үтенечләр урынлы, димәк үтәргә тырышырбыз, - дип җавап бирде җитәкче.
Кабул итүгә кергән Сания апа Шакирова авылга керү урынында ук урнашкан Райпо кибетенең ямьсезлегенә зарланды.
- Авылыбызда йортлар матур, төзек, тик авылга кергәндә үк шул кибет бөтен кыяфәтне бозып тора. Түбәсе ишелеп, бәла-каза була күрмәсен, - дип борчылды Сания апа.
Алабуга "РАЙПО" сы рәисе Олег Вельматов сүзләренчә, кибеткә косметик ремонт җәйгә планлаштырылган. Зөлфия Сөнгатуллина кибеткә капиталь ремонт кирәк булуын ассызыклады һәм сессиядән соң шәхсән үзе бинаны барып карарга теләк белдерде.
Сания апаның икенче соравы авыл клубын төзекләндерүгә кагылышлы иде. Мәдәният идарәсе җитәкчесе Юлия Шәкүрова сүзләренчә, биредә ремонт 2018 елга планга кертелгән.
- Сессияләрдән соң карарга кирәк, бәлки биредә төзекләндерү эшләрен иртәрәк үткәрергә мөмкин булыр, - диде Зөлфия Сөнгатуллина.
Кабул итүдән соң җирлек башлыгы Рәзимә Мингалиева халык алдында отчет белән чыгыш ясады. Илмәт авыл җирлеге Илмәт, Ядегәр, Көек авылларын берләштерә. 2016 елның 1 гыйнварына авылда барлыгы 348 кеше яши, шуларның 32се - Ядегәрдә, 8е - Көектә.
- Илмәт авыл җирлеге райондагы башка җирлекләрдән әллә ни аерылмый: пенсионерлары күп, яшьләре аз. Кешеләр, нигездә, авылдан читкә китеп, күпчелеге Алабуга каласына йөреп эшли. Әмма, бернигә дә карамастан, авыл кешеләре бүгенге көн белән генә яшәми, киләчәген дә кайгырта, үзләре яшәгән урында уңайлыклар тудыра, - диде үз чыгышында җирлек рәисе. Уңайлыклар дигәннән, аларга җитәкче төгәлрәк тукталды.
2015 елда башкарылган эшләр:
- Илмәттә Байлар чишмәсе аша күперчек төзелде;
- Муса Җәлил урамында 300 метр юлга вак таш җәелде;
- Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар истәлегенә обелиск булдырылды;
- балалар бакчасында зур ремонт ясалды, интерактив такта һәм ноутбук белән тәэмин ителде;
- Ядегәр авылында фельдшер-акушерлык пункты төзекләндерелде;
- җирлектә 10 яктырткыч һәм 3 щит куелды;
- су башнясы һәм торба төзекләндерелде.
2016 елга планнар:
- Яр буе урамында 500 метр юлга вак таш җәю;
- Илмәттә фельдшер-акушерлык пункты төзү;
- балалар бакчасының түбәсен ремонтлау;
- 8 урам яктырткычы, 1 щит кую, 210 метр чыбык сузу;
- корыган агачларны кисү;
- "Урам утларын реконструкцияләү" программасы буенча урам яктырткычларын алыштыруны дәвам итү;
- зират территориясен төзекләндерү.
Фәридә ӘСКАРОВА
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
24 гыйнвар 2021 - 18:20Татарстанда коронавирус инфекциясеннән өч ир-ат вафат булган Пандемия башланганнан бирле 24 гыйнварга COVID-19дан үлүчеләр саны 240 кешегә җиткән.5400
-
24 гыйнвар 2021 - 16:00Киви дәвалый! Кивида А, В, В1, В2, В3, В6, С, Е витаминнары, магний, калий, каротин, ферментлар, минераль тозлар, натрий, клетчатка, никотин кислотасы бар.2000
-
24 гыйнвар 2021 - 14:00Алабугалылар «соры» хезмәт базары турында хәбәр итә ала «Кайнар линия» телефоны: 4-48-98.4100
-
24 гыйнвар 2021 - 12:51Татарстанда соңгы тәүлектә 86 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган Алабугада бер яңа очрак теркәлгән.4200
-
24 гыйнвар 2021 - 12:29Фәрит Габделганиев Кытай интернет-сәүдә тәҗрибәсенә ориентлашырга тәкъдим итте Татарстанның 12 меңнән артык компаниясе маркетплейслар аша сәүдә потенциалына ия.3700
-
24 гыйнвар 2021 - 10:002020 елда Алабуга районында 12 икътисади проект гамәлгә ашырылган Шуның ярдәмендә 500дән артык эш урыны булдырылган.2800
-
23 гыйнвар 2021 - 18:00«Своя колея 2021» проектын тәкъдим итү Проектны яздыру 2020 елның декабрендә В.Высоцкий музеенда узган.8800
-
23 гыйнвар 2021 - 16:53Татарстанда тагын 4 кеше коронавирус корбаны булган Пандемия башланганнан бирле 23 гыйнварга COVID-19дан үлүчеләр саны 237 кешегә җиткән.6900
-
3 декабрь 2020 - 10:57«Татмедиа» газета-журналларына ташлама белән язылырга җитешегез
-
9 ноябрь 2020 - 19:41Сездә салкын тию, ОРВИ яки COVID-19 симптомнары бармы? Аларны бер-берсеннән ничек аерырга?
-
24 гыйнвар 2021 - 09:00Алабугада мәктәп һәм балалар бакчаларында хезмәт күрсәтү сыйфатын бәяләделәр83 учреждение тикшерелгән.8400
-
22 гыйнвар 2021 - 13:24Татарстанда соңгы тәүлектә 86 кеше COVID-19 йоктырган Алабугада кичә короновирус йоктыруның 1 очрагы теркәлгән.13800
-
23 гыйнвар 2021 - 09:00Алабуганың «Чебурашка» паркы Россиянең иң яхшы 30 иҗтимагый киңлеге арасына керде «Чебурашка» — шәһәрлеләрнең һәм балаларның иң яраткан ял итү урыннарының берсе.12700
-
22 гыйнвар 2021 - 16:30Алабуганың Covid-госпиталендә 44 пациент дәвалана Шуларның 20се кислород терапиясендә.11300
-
22 гыйнвар 2021 - 06:00Татарстанда «Ак халатлы фәрештәләр » медицина фестивале уздырылачак Казан дәүләт медицина университеты мондый зур күләмле профориентация чарасын тугызынчы ел рәттән оештыра.11100
-
22 гыйнвар 2021 - 12:01Алабугада яшәүче гаиләнең өч игезәк баласы туган Алабугалы Александра Нужина балаларны республика башкаласында тапкан.10000
-
22 гыйнвар 2021 - 10:52Татарстанның мәктәп укучылары онлайн-дәресләрдә финанс грамотасына өйрәнә Быел онлайн-дәресләрне өйдән карарга мөмкин булачак.9800
-
22 гыйнвар 2021 - 11:05«Студентлар десанты» Алабуга дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре эше белән танышты ДПС инспекторы Дмитрий Штенников студентларга патруль автомобиле һәм махсус приборлар эшен күрсәтте.9800
-
22 гыйнвар 2021 - 15:25Татарстанда авариядә алты айлык бала һәм аның атасы һәлак булган Юл фаҗигасе Саба районында барлыкка килгән.9800
-
22 гыйнвар 2021 - 10:26Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә "Алабуга«да янгын сүндерү депосы барлыкка килде «Алабуга» махсус икътисади зонасында янгын сүндерү депосы эшли башлады.9700
-
22 гыйнвар 2021 - 14:37Алабуга районында сөт саву күрсәткечләре 43 процентка артты Бер сыердан көненә уртача 20,7 литр сөт савып алына.9400
-
22 гыйнвар 2021 - 14:062021 елда Татарстанның күп балалы аналары пенсиягә вакытыннан алда чыга алачак Өч һәм аннан да күбрәк баласы булган әниләр вакытыннан алда лаеклы ялга 15 ел эш стажы булган очракта чыга ала.9300
-
22 гыйнвар 2021 - 14:42Казанда Бөтендөнья Махсус кышкы Олимпиада башлануга нәкъ бер ел калды Ярышларда мөмкинлекләре чикләнгән 2000 атлет һәм 107 илдән юнифайд-партнер катнашачак.9200
-
23 гыйнвар 2021 - 18:00«Своя колея 2021» проектын тәкъдим итү Проектны яздыру 2020 елның декабрендә В.Высоцкий музеенда узган.8800
-
24 гыйнвар 2021 - 09:00Алабугада мәктәп һәм балалар бакчаларында хезмәт күрсәтү сыйфатын бәяләделәр 83 учреждение тикшерелгән.8400
-
23 гыйнвар 2021 - 10:00Алабугада африка дуңгыз чумасы учагы юк ителде Район башлыгы Рөстәм Нуриев хезмәтләрнең гадәттән тыш хәлдәге гамәлләренә югары бәя бирде.7500
-
23 гыйнвар 2021 - 08:00Ун көн эчендә ТР таксистларына 1,5 меңнән артык штраф язганнар Гыйнвар аенда ЮХИДИ хезмәткәрләре таксистлар гаебе белән аварияләрне киметү өчен профилактик операция үткәрделәр.7400
-
23 гыйнвар 2021 - 15:002021 елга бакчачылар өчен ай календаре Сезнең игътибарыгызга бакчачылар өчен ай календарен тәкъдим итәбез.7200
-
23 гыйнвар 2021 - 11:26Яңа ел бәйрәмнәрендә Татарстан токсикологлары очрашкан агулануның иң гадәти булмаган очраклары билгеле Токсикологлар дару һәм химреагентлар кулланган ваемсыз татарстанлыларны коткарып кала алган.7100
-
23 гыйнвар 2021 - 11:43Татарстанда соңгы тәүлектә 90 кеше COVID-19 йоктырган Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 11 мең 757 кеше савыккан, узган тәүлектә — 98 кеше.7000
-
23 гыйнвар 2021 - 16:53Татарстанда тагын 4 кеше коронавирус корбаны булган Пандемия башланганнан бирле 23 гыйнварга COVID-19дан үлүчеләр саны 237 кешегә җиткән.6900
-
23 гыйнвар 2021 - 13:00Районда җинаятьчелек дәрәҗәсе кимү күзәтелә Алабуга эчке эшләр бүлегендә 2020 елгы эшкә йомгак ясадылар.6800
-
23 гыйнвар 2021 - 16:00Киләсе атнага йолдызнамә Киләсе атнда йолдызлар безгә нәрсә вәгъдә итә?5700
-
24 гыйнвар 2021 - 18:20Татарстанда коронавирус инфекциясеннән өч ир-ат вафат булган Пандемия башланганнан бирле 24 гыйнварга COVID-19дан үлүчеләр саны 240 кешегә җиткән.5400
-
24 гыйнвар 2021 - 12:51Татарстанда соңгы тәүлектә 86 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган Алабугада бер яңа очрак теркәлгән.4200
-
24 гыйнвар 2021 - 14:00Алабугалылар «соры» хезмәт базары турында хәбәр итә ала «Кайнар линия» телефоны: 4-48-98.4100
-
24 гыйнвар 2021 - 12:29Фәрит Габделганиев Кытай интернет-сәүдә тәҗрибәсенә ориентлашырга тәкъдим итте Татарстанның 12 меңнән артык компаниясе маркетплейслар аша сәүдә потенциалына ия.3700
-
24 гыйнвар 2021 - 10:002020 елда Алабуга районында 12 икътисади проект гамәлгә ашырылган Шуның ярдәмендә 500дән артык эш урыны булдырылган.2800
-
24 гыйнвар 2021 - 16:00Киви дәвалый! Кивида А, В, В1, В2, В3, В6, С, Е витаминнары, магний, калий, каротин, ферментлар, минераль тозлар, натрий, клетчатка, никотин кислотасы бар.2000
-
22 гыйнвар 2021 - 13:24Татарстанда соңгы тәүлектә 86 кеше COVID-19 йоктырган Алабугада кичә короновирус йоктыруның 1 очрагы теркәлгән.13800
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алабуга нуры (Луч Елабуги)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47504 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Качаева Сабина Равильевна
Адрес редакции: 423600, Республика Татарстан, г. Елабуга, ул. Окружное шоссе, д. 15
Телефон редакции: (85557) 3-81-11, 3-25-45
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика