Алабуга нуры

Ирекле көрәш

Түбән Ушмыда ирекле көрәш буенча ТР Чемпионаты узды.

Анда Татарстанның 15 шәһәр һәм районыннан 100дән артык спортчы катнашты. Җыелма команда составында безнең шәһәр данын 2нче Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр яклады. Ярыш нәтиҗәләре буенча Полина Кривилева һәм Ләйсән Гаттарова ТР Чемпионатының көмеш медаленә, Елена Мокшина һәм Диана Конькина бронза медальгә лаек булды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: