Алабуга нуры

Иртәгә Татарстанда йортлар янында тавыш бирү өчен участоклар үз эшен төгәлләячәк

Йорт яны территорияләрендә тавыш бирү мөмкинлегеннән республиканың 111 меңнән артык кешесе файдаланган.

Иртәгә Татарстанда Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү өчен йорт яны территорияләрендә оештырылган участоклар ябыла. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе хәбәр итә.
Татарстанда барлыгы шундый 430га якын мәйданчык оештырылган.
«Безнең гражданнарга мондый тавыш бирү ысулы бик ошый. Мондый мөмкинлектән 111 мең татарстанлы файдаланган. Әлеге автобусларда, чатырларда һәм йорт яны территориясендә тавыш бирү 30 июньдә тәмамлана, чөнки 1 июльдә үк без тавыш бирү өчен участокларда гына тавыш бирәчәкбез, ә алдан хәбәр иткән кешеләр моны өйдә эшли алачак», — дип белдерде Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: