Алабуга нуры

"КАДЕРЛЕ ДУСТЫМ, МИН СИНЕ КОТЛЫЙМ!" КАЗАН СТУДЕНТЫ ӘМИР ЛОТЕРЕЯДА 250 МИЛЛИОН СУМ АКЧА ОТКАН (ВИДЕО)

Татарстан кешесенең лотереяда 250 млн сум акча оту мизгеленең видеосы Интернетка куелды.

Уенның 20 минутында "өч" цифрын атадылар.Оештыручылар отучының кем икәнлеге сер итеп саклый. Әмма лотореяның рәсми төркемендә Әмир исемле студент үзенең җиңүче икәнлеген әйткән дип яза "Прогород" газетасы.

Лотереяны уйнатучы алып баручы "Кадерле дустым, мин сине котлыйм!" - дип татарча әйтте. Ул үзе дә Татарстан кешесе.

Видеода отыш егерменче минутта.

Уен вакытында Татарстаннан бер гаилә шәһәр читендәге йорт отты. Алып баручылар әйтүенчә, бу уенда Татарстан моңа кадәр булган барлык рекордларны җиңгән. 

ЧЫГАНАК: http://intertat.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: