Алабуга нуры

Казан хастаханәсендә йөз яшьлек әби коронавирустан дәваланып чыккан

Әбигә аякка басарга башкаланың 16нчы хастаханәсендә ярдәм иткәннәр. 

Казандагы 16нчы клиник хастаханәсенең вакытлыча йогышлы авырулар госпиталеннән яңа коронавирусны җиңеп чыккан йөз яшьлек пациентны чыгардылар. Бу хакта «Татар-информ» корреспондентына клиника терапевты Рамилә Зарипова сөйләде.
Хастаханәдә үткәрелгән компьютер томографиясе әбинең үпкәләренең зарарлану күләме 15 проценттан артып китмәвен күрсәткән. ПЦР беренче мазогы уңай нәтиҗә биргән.
16нчы хастаханә табиблары әбигә туры килә торган гормон терапиясе һәм канны сыекландыра торган препаратлар билгеләгән.
«Пациентның хәле тотрыклы, сатурация, ягъни кандагы кислород дәрәҗәсе яхшы — 96-98 процент. Ягъни ул кислород ярдәменнән башка мөстәкыйль сулый», — диде табиб.
Бүген өлкән яшьтәге пациент өенә чыгарылган. Анда туганнары һәм якыннары ярдәмендә ул терапияне дәвам итәчәк.
«Иң мөһиме, алар җитди авырудан соң бернинди өзлегүләрсез озын гомер кичерсеннәр», — диде табиб.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: