Казан туристларга яңача ачыла

Май бәйрәмнәренә Татарстан башкаласы кунаклар өчен үзенчәлекле маршрутлар әзерләде.
Казан туристларны җәлеп итүе ягыннан Россия шәһәрләре бишлегенә керә, моны кунакларның саны арта баруы да раслый. Май бәйрәмнәренә ике атна вакыт калды, әмма инде бүген үк иң үзенчәлекле маршрутлар сайларга һәм Казанның бөтен үзенчәлекләре белән танышырга мөмкин. 2016 елның февралендә «Казанның туристлык-мәгълүмат үзәге» махсус экскурсия маршруты булдырган иде. Бер ел эчендә генә дә 600дән артык кеше әлеге үзенчәлекле маршрут буйлап сәяхәт кылды. Казанлылар һәм шәһәр кунаклары шәһәрне бөтенләй яңа яктан ачты. Алар күзәтү мәйданчыгына күтәрелеп, башкалабызның матурлыклары белән хозурланды, кунакчыл чәкчәк музеенда татар музыкасын тыңлап ләззәтләнде, балчыктан милли сувенир ясап, ерак тарихка сәяхәт кылды, татар авылында милли аш-сулардан авыз итте, «Арыш Мае» музей-кибетендә хуш исле эчемлекләрне татып карады.
Бу экскурсия маршрутындагы соңгы пунктка аеруча җентекле якын килделәр. Кибеткә керер алдыннан ук сез барлык вак-төякләрнең дә исәпкә алынуына игътибар итәчәксез. Туристларны йөртә торган автобуслар өчен махсус тукталыш бар, кирәкле транспортны эзләп баш ватарга кирәкми. Селфи һәм төркем белән фотога төшәргә яратучылар өчен «Мин Казанны яратам» дигән стела урнаштырылган. Әмма иң кызыклысы - кибетнең эчендә. Пыяла гөмбәз астындагы үзәк зал Бөек Ханның баш киемен хәтерләтеп тора, ә таш идәндәге мозаика символлар аша Идел Болгарстанының тарихы хакында бәян итә. Биредәге сатучы-консультантлар бүләккә сувенир сайларга ярдәм итү белән бергә, «Татспиртпром» АҖ компаниясенең бай ассортименты хакында да сөйләячәк. Продукциянең бай ассортименты, сыйфаты, үтемле бәяләр - боларның барысы да туристларның гадәти сувенирлар турындагы күзаллауларын үзгәртә. Алар магнит, брелок, милли бизәкләр төшерелгән савыт-саба да булырга мөмкин. Бүләкне сайлаганда, һичшиксез, дегустация дә каралган. Моның өчен ике зал эшли, аларның берсе - салкын «Хан бүлмәсе», анда температура +8 градустан да югарырак күтәрелми. Залга керер алдыннан кунакларга милли бизәкләр төшерелгән, мехтан тегелгән җылы кофталар бирәләр. Икенче зал күпкә иркенрәк тә, җылырак та, дегустациянең төп өлеше биредә уза. Монда сезгә Урта Идел буенда яшәүче халыкларның төрле эчемлекләрне ничек кулланулары хакында сөйләячәкләр, бүләккә дигән уникаль продукцияне үз күзләрегез белән күрәчәксез.
- Без туристлык сезоны башлануын түземсезлек белән көтәбез. Казанның Сәлимҗанов урамындагы кибеттә хезмәткәрләрнең өс киемен үзгәрттек, хәзер башкалабыз кунакларын милли костюмнар кигән хезмәткәрләр каршы алачак. Дегустация мәсьәләсендә дә яңалыклар бар. Хәзер кабымлык сыйфатында күркәдән әзерләнгән карпаччо яки пешкән алма белән ысланган казга заказ бирергә мөмкин. Әмма май аенда булачак иң көтеп алынган вакыйга - җитештерү процессының интерактив макеты. Хәзер ул - урнаштыру стадиясендә, - ди «Арыш Мае» сәүдә челтәре дирекциясенең коммерция директоры Татьяна Кручинина.
Узган ел әлеге үзенчәлекле маршрут «Шәһәрдәге иң яхшы маршрут» номинациясендә Бөтенроссия туристлык премиясе Гран-приена лаек булды.
Май бәйрәмнәрендә күпләр табигатькә чыга, шашлык кыздыра, бу - ир-атларның күңеленә аеруча хуш килә. Аларга гадәти булмаган бүтән төрле ял табылмас идемени? «Казанның туристлык-мәгълүмат үзәге»ндә әлеге мәсьәләне хәл итү юлларын таптылар, аннан теләгән һәркем файдалана ала. Бу - «Казан - чын ир-егетләр һәм аларның юлдашлары өчен!» дигән интерактив маршрут. 2017 елда узачак Конфедерацияләр Кубогы һәм 2018 елда көтелгән Футбол буенча дөнья чемпионаты алдыннан ул иң популяр маршрутларның берсенә әверелер дип көтелә. Кунакларны Россиянең өченче башкаласы саналган Казанның фәнни-техник, спортта ирешкән казанышлары, «Казан Арена» стадионы белән таныштырачаклар. Туристлык программасының ахырында экскурсантларга Татарстанның әйдәп баручы җитештерүчеләреннән берсе булган предприятиенең музей-кибетендә чын ир-ат эчемлекләренә дегустация үткәрәчәкләр. Биредән бер генә турист та буш кул белән китмәячәк. Эш шунда ки, татарларда берәр мәҗлескә, бәйрәмгә килгән кунакка күчтәнәч биреп җибәрү гадәте бар. Хәзер инде безнең кунакчыллыгыбыз һәм юмартлыгыбызны бөтен Россиядә, хәтта чит илләрдә дә беләчәкләр.
Реклама
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
25 февраль 2021 - 09:45Алабугада фатирда янгын чыгу сәбәпләре ачыкландыЯнгында төтен белән агуланган бала үзәк район хастаханәсенә китерелә.2600
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.25100
-
22 февраль 2021 - 11:28Татарстанда 39 градуска кадәр салкыннар көтелә Аеруча 23 һәм 24 февральдә салкын булачак.13800
-
22 февраль 2021 - 21:06Татарстанда коронавирустан 3 ир-ат һәм 1 хатын-кыз үлгән Пандемия башланганнан бирле 22 февральгә COVID-19дан үлүчеләр саны 320 кешегә җиткән.13800
-
22 февраль 2021 - 15:41Татарстан кешесе фамилиясен Президент дип алмаштырган 39 яшьлек хатын-кыз фамилиясен һәм исемен алмаштырган, хәзер паспорт нигезендә аны Россия Викторовна Президент дип атыйлар.13700
-
22 февраль 2021 - 10:30Алабугада янгын чыккан фатирда ир-ат гәүдәсе табылган Янгын сүндерүчеләр махсус битлек ярдәмендә югары фатирдан ике һәм дүрт яшьлек ике баланы саф һавага чыгарган.13400
-
22 февраль 2021 - 14:00«Алабуга нуры» редакциясе «Алабуга гүзәле» фотопроектын башлап җибәрде Проект кысаларында газетада СССР чорындагы Алабуга гүзәлләренең фоторәсемнәре басылачак.13000
-
22 февраль 2021 - 11:30Алабугада «Алабуга чибәре» бәйгесе игълан ителде Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан шәһәрдә «Алабуга чибәре» конкурсы башланды.12800
-
23 февраль 2021 - 10:00Дөньядагы бар әтидән Яхшысыңдыр син, әти... Әти! Нинди кыска сүз. Ләкин шушы сүз эченә күпме мәгънә тупланган.12800
-
22 февраль 2021 - 12:45Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 56 яңа очрагы ачыкланган Алабугада кичә Сovid-19 белән авыручылар теркәлмәгән.11900
-
23 февраль 2021 - 18:02Татарстанда коронавирустан ике ир-ат һәм бер хатын-кыз вафат булган Пандемия башланганнан бирле 23 февральгә COVID-19дан 323 үлем очрагы теркәлгән.10600
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!10400
-
23 февраль 2021 - 11:00Саклаучы да, яклаучы да – әти Ватанны саклаучылар көнендә әтиебез – Рамил Шәйгалләмов белән таныштырып үтәсебез килә.10200
-
22 февраль 2021 - 09:30Татарстанның ипи пешерү һәм он җитештерүчеләренә федераль казнадан 114 миллион сумнан артык субсидия биреләчәк Шушы көннәрдә субсидия алу өчен гаризалар сайланачак.9500
-
23 февраль 2021 - 13:52Татарстанда соңгы тәүлектә 56 кешедә коронавирус инфекциясе расланган Алабугада коронавирус инфекциясе йоктыруның бер яңа очрагы ачыкланган.9100
-
23 февраль 2021 - 15:00Алабуга Үзәк китапханәсендә февраль – Башкорт әдәбияты айлыгы 2021 ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган күп санлы чараларга бай. Бу темадан беркем дә читтә калмый.8600
-
23 февраль 2021 - 16:04Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкын Ватанны саклаучылар көне белән котлады Президент Татарстанда хәрби хезмәтнең абруен күтәрүгә һәм аңа яшьләрне әзерләүгә зур игътибар бирелүен билгеләп үтте.8400
-
23 февраль 2021 - 17:00Прокуратура Алабуга балалар йортында хокук бозу очракларын ачыклаган Билгеләнгән хокук бозулар буенча Алабуга балалар йорты директорына күрсәтмә чыгарылган.7800
-
23 февраль 2021 - 08:00Район башлыгы алабугалыларны Ватанны саклаучылар көне белән котлый Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев алабугалыларны 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне белән ихлас котлый.6900
-
24 февраль 2021 - 08:35Шәһәр киңәшмәсендә «Лесные пчелы» хоккей командасына Бөтенроссия турнирында җиңүче кубогы тапшырылды Шәһәр планеркасы спортчыларга бүләкләр тапшырудан башланды.6300
-
23 февраль 2021 - 16:00Бананлы пирог Сезнең игътибарыгызга бик тәмле пирог рецепты тәкъдим итәбез.6200
-
24 февраль 2021 - 17:00Татарстанлылар мартта тагын өч көн ял итәчәк 6,7 һәм 8 март — ял көннәре булачак.6200
-
24 февраль 2021 - 09:31Алабуга медучилищесын тәмамлаган кыз контракт буенча хезмәт итәргә китә Бу ай ахырында Алабуга медицина училищесын тәмамлаган кыз контракт буенча хезмәт итәргә китә.5900
-
23 февраль 2021 - 14:00«Сөембикә» ансамбле 25 ел сәхнәдә! Искәртеп үтик, ансамбльнең юбилей концерты ноябрь аена планлаштырылган.5600
-
24 февраль 2021 - 11:54Татарстанда коронавирус йоктырган 14 кешене хастаханәгә озатканнар Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 52 яңа очрагы ачыкланган.5600
-
24 февраль 2021 - 16:20Алабуга балалар йортында Ватанны саклаучылар көне үтте Чараларның барысы да яшүсмерләрдә патриотизм, җаваплылык һәм үз халкына мәхәббәт хисләре тәрбияли.5400
-
24 февраль 2021 - 10:14Алабугада тагын бер исерек шоферны тоткарлаганнар Чит ил машинасы руле артында утырган исерек шоферны Садовый тыкрыгында ачыклаганнар.5200
-
24 февраль 2021 - 13:55Алабугалылар кибет янындагы тайгак юлга зарланды Мөрәҗәгать кыска вакыт эчендә хәл ителде.5000
-
24 февраль 2021 - 10:51Татарстанның Балык Бистәсе районында юл һәлакәтендә дүрт кеше һәлак булган Коточкыч юл-транспорт һәлакәтендә ике машина кара-каршы бәрелешкән.4900
-
24 февраль 2021 - 11:30Алабуга спортчылары чаңгы ярышлары буенча ТР Беренчелегендә җиңде Мөмкинлекләре чикле спортчылар арасында оештырылган Чемпионат Мамадышта узды.4500
-
24 февраль 2021 - 15:22Татарстанда буран һәм көчле җил көтелә Җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга җитәчәк.4300
-
25 февраль 2021 - 09:56Татарстанда буран, яңгыр һәм җепшек кар көтелә Киләсе атна башында республикада янә салкынайтачак.3400
-
25 февраль 2021 - 08:13Алабугада фатирда чыккан янгында бала зыян күрде Янгын нәтиҗәсендә 2008 елда туган бала агуланган.3300
-
25 февраль 2021 - 09:45Алабугада фатирда янгын чыгу сәбәпләре ачыкланды Янгында төтен белән агуланган бала үзәк район хастаханәсенә китерелә.2600
-
25 февраль 2021 - 07:35Татарстанның баш кардиологы COVID-19ның йөрәк-кан тамырларына йогынтысы турында сөйли Туры эфир 25 февральдә үтәчәк.2500
-
25 февраль 2021 - 11:00Алабуга районы авыл хуҗалыклары оригиналь һәм элиталы орлыклар сатып ала «Россельхозцентр» идарәсенең Алабуга районара бүлегендә орлыкларга фитоэкспертиза үткәрелә, аның нәтиҗәләре буенча агу препаратларын сайлап алу буенча киңәшләр бирелә.2300
-
25 февраль 2021 - 12:58Татарстанда тагын 55 кеше коронавирус йоктырган Алабугада COVID-19 белән яңа авыручылар теркәлмәгән.2200
-
25 февраль 2021 - 14:00Алабуга боксчылары ТР Беренчелегендә җиңү яулады Ярышлар Казанда 2007-2008 елгы егетләр арасында үтте.1900
-
25 февраль 2021 - 12:00Алабуга юниорлары тхэквондо буенча беренчелектә җиңү яулады Алабуга муниципаль районы данын 2 нче спорт спортчылары яклады.1700
-
25 февраль 2021 - 15:00Алабугада яңа шахмат зонасы ачылды Моңа кадәр мондый зоналар Алабуганың начар ишетүче балалар мәктәбендә, Куклюк һәм Морт авылларында ачылган иде.1500
-
25 февраль 2021 - 16:00Алабугада дәүләт автоинспекторлары чираттагы рейд үткәрәчәк Рейд 17.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр узачак.900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алабуга нуры (Луч Елабуги)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47504 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Качаева Сабина Равильевна
Адрес редакции: 423600, Республика Татарстан, г. Елабуга, ул. Строителей, д. 16а
Телефон редакции: (85557) 3-81-11
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика