Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Казан утлары» журналы кесә форматындагы татарча китаплар чыгара башлады

Беренче китапта Нәбирә Гыйматдинова әсәре урын алган.

Татарстанда чыга торган мәшһүр «Казан утлары» журналы кесә форматындагы татарча интерактив китаплар чыгара башлады. Бу сериядәге беренче китап — Нәбирә Гыйматдинованың «Уйламаган көнем юк» повесте.
Китапларның яңа форматы турында үз фиркерләре белән «Татмедиа» җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков уртаклашты.
«Без яңа форматта китап чыгарырга уйладык. Ул кызыклы һәм уку өчен уңайлы булырга тиеш. Кеше хәзер телефон кулланырга өйрәнгән, китап та аннан зур булырга тиеш түгел. Китапның форматы юлда барганда уку өчен бик җайлы. Poking book (кесә китабы) — дөньяда иң киң кулланылган формат. Татар кешесенә татар китабын яңа форматта тәкъдим итәбез», — диде ул.
Моннан тыш, китапта күрсәтелгән QR-кодны кулланып, укучы әсәр турында фикерләшүгә Instagram битенә күчә алачак, дип искәртте Шамил Садыйков. 
Генераль директор сүзләренчә, беренче китап өчен иң популяр автор — Нәбирә Гыйматдинова сайланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев