Алабуга нуры

Казанның 175нче мәктәбендә атыш булган

Һәлак булучылар бар.

Казанның Җәүдәт Фәйзи урамында урнашкан 175нче мәктәптә атыш булган, бирегә ашыгыч хезмәт машиналары килгән. Бу хакта Татар-информ хәбәр итә.

Якынча белешмә буенча, белем бирү учреждениесендә ОМОН хезмәткәрләре эшли, балаларны бүлмәләргә бикләгәннәр.

Агентлык чыганагы мәктәптә атыш булуын әйтте.

Хәзерге вакытта әлеге мәгълүматны тикшерәләр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: